Песәй авылы китапханәчесе Рузалия Яраханова Песәй урта мәктәбе педагог - оештыручысы Әхмәтгәрәева белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрделәр.
Башта балалар 23 февраль бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәчедән «ни өчен нәкъ менә 23 февраль көнен Ватанны саклаучылар көне дип атыйлар? 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелә. Бу көнне Кызыл Армиянең туган көне буларак бәйрәм ителә башлады. СССР төзелгәннән соң бу бәйрәм Совет Армиясе көне дип үзгәртелә. Соңрак аны кораллы көчләр һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне дип атый башлыйлар. Ә хәзер 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне».
Ярышларның беренче өлеше урамда узды. Балаларны кызыклы уеннар һәм конкурслар көтә иде. Балалар ике командага бүленде: «Моряклар» һәм «Снайперлар», һәм бик теләп спорт бәйгеләрендә һәм уеннарында катнаштылар: капчык киеп йөгерү, граната ыргыту, чаңгыда һәм чана да ярышулар. Уен барышында ике команда да көч, кыюлык, хәрби эштә белем күрсәттеләр. Соңыннан, әлбәттә, дуслык җиңде.
Чараның икенче өлеше китапханәдә үтте. Кызлар малайлар өчен музыкаль котлаулар әзерләделәр. Чара чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды. Балалар бик канәгать калдылар.