Актүбә бистәсендә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши.
Тантана паркта Геройлар аллеясыннан башланды. Биредә җитәкчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары әфган сугышы батырларына куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.
Аннары колонна Үлемсез полкка кушылып, бистә үзәгенә – Җиңү мәйданына юл алды.
Бәйрәм түрендә аның төп кунаклары – сугыш һәм тыл ветераннары урын алган иде. Сугыш чоры, Җиңү җырлары яңгырады. Актүбәлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, “Азнакайнефть” начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, хәрби комиссариат вәкиле Рушан Йосыпов, бистә башлыгы Роза Галеева котладылар.
Бистәдә бүгенге көндә нибары 7 Бөек Ватан сугышы, 143 тыл ветераны һәм фронтовикларның толлары, 595 сугыш чоры балалары яши.
– Ватан сугышы башланганда мин беренче сыйныф баласы идем, – дип сөйли 85 яшьлек Вәсилә Фәйзуллина. – Әтиебез Шәфигулла яуга китеп, анда хәбәрсез югалды. Без ятимлек ачысын, ул чорның бар авырлыгын күреп үскән балалар. Инде алдагы көннәребез имин, ил-көннәребез тыныч булсын!
Мәктәп укучыларының хәрби сафларда узуы, сугыш темасын яктырткан чыгышлары өлкәннәрне шул еллардагы яшьлекләренә кайтарды. Бер үк вакытта спорт бәйгеләре дә барды.
Бәйрәм үзешчәннәрнең концерты белән дәвам итте.