Красный Валдан авылында Виктор Басковка туксан яшь тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны һәм хөрмәткә лаек кеше.
Туксан яшь дип әйтергә генә җиңел. Ә бит моның кадәр олы яшькә җиткәнче тормышта бик күп авырлыклар күрергә туры килгән. Иң хәтәре – сугышның башыннан алып соңгы көннәренә кадәр кулларына корал тотып, илебезне дошманнан азат итүдә катнашканнар. 1943 елда фронтка киткәндә әле унҗиде генә яшь тулган булган. Озын фронт юллары аша үтәргә туры килгән. Виктор Александрович исә баштарак һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән, икенче Украина фронты составында Венгрия һәм австрияне дошманнан азат итүдә катнашкан Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне Чехословакиядә ишеткән. Ветеранның күкрәген “Батырлык өчен” , “Венаны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, Ватан сугышы ордены бизи.
Юбилей көнендә ветеран үзенен сугышчан юллары турында искә алып сөйләделәр. Аны юбилей белән район, ветеран оешмасы җитәкчеләре, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары, авылдашлары кайнар котлады. Әлбәттә инде, исәнлек–саулык, җан тынычлыгы теләделәр, илебез азатлыгын саклап, сугышта катнашу өчен рәхмәт әйттеләр.