Әниләренең юбилее төп нигезгә янә туплады Гафуровларны. Иске Ишле авылында гомер кичергән һәм 100 яшенә җиткән Мөзәйҗинә апаны юбилее белән котларга район башлыгы Александр Шадриков та килгән иде. Ил язмышындагы өлкән буынның ролен ассызыклап, аларның ныклыгы, хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау телеграммаларын һәм район хакимиятеннән бүләк тапшырды.
“Әнидән “Ни өчен, әни, үзеңә тормыш юлдашы итеп, инде ике баласы булган ирне сайладың”,-дип сораганым булды”, -ди Җәүдәт Гафуров. “Авылда әтиегез кебек акыллы, булдыклы башка берәү юк иде, чөнки”,-дип җавап бирә Мөзәйҗинә апа улына. Ишле гаиләгә - килен, ике балага әни булган хатын-кызның гомере, дөрестән дә акыллы, эш сөючән ир-ат янәшәсендә балда- майда кебек кенә кичәсе иде дә бит... Әмма, кеше язмышы туган җиреңдә барган вакыйгаларга да нык бәйле шул. Мөзәйҗинә апа белән Абдрауф абый да башка чыгып, йорт җиткезгән, балаларыбызның тамагы тук булсын дип, сыер, мал-туар асрап, ярыйсы ук яхшы көн күрергә тотынган бер заманда, илдә сугыш башлана.
“Әтине сугышка алып киткәндә өй почмагына сөялеп, озатып калдык,-ди инде үзе дә 80 яшьтән узып киткән Замир абый. –Әни исә, шул без, әти сугышка киткәндә биш яшендә калган ике игезәк малайны ачлыктан-салкыннан саклар өчен ниләр генә эшләмәде. Чәчү чәчкәндә ат урынына хатын-кыз җигелә иде бит. Чуваш Ишлесеннән орлык ташыдык. Әни миңа тигән өлешне, миңа авыр булмасын дип үзенә ала иде. Үзе атлый, үзе мин егылып калмадыммы дип, борылып-борылып карый. Аягым карлы-бозлы суга төшеп китте бервакыт. Әни җилкәсендәге капчыгын бәреп, кире килеп, күтәреп чыгарды. Ә бер бәргән капчыкны яңадан күтәреп алуның авырлыгын, белмим, мин аны бүген аңлаталмыйм”,-ди Замир абый күз яшьләрен тыя алмыйча.
Сукага да җигелә, урманда утын кисә, чәчү чәчә, ашлык җыя авыл хатын-кызлары. Яз башында чана тартып орлык алырга барулар дисеңме? Шуның кадәр юл кичүгә чабаталар түзми, туза. Карлы-бозлы судан ялангач атлаган аякларның әрнүе бер хәл, өйдә караучысыз калган балалар исәнме? Алар белән бер-бер хәл булса, аталарының күзенә ничек күренермен? Шундый уйлар бөтерелә Мөзәйҗинә апаның башында.
Брянск урманнарында партизан отрядлары составында немец фашистларына каршы сугышып йөреп, үзе дә күп кенә авырлыклар-кыенлыклар кичереп һәм аларны ирләрчә ныклык белән үткәреп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайта Абдрауф абый. Тормыш җайланды-җанланды дигәндә, итәк тулы балалар белән, янә ялгыз, тол кала Мөзәйҗинә апа. Фронтовикның йөрәге кинәт кенә тибүдән туктый. Ә әтисезләргә, ятимнәргә тормыш итүнең тыныч көннәрдә никадәрле авыр булганлыгын бары тик үз башына төшкәннәр генә белә.
“Әти үлгәндә абыйлар авылдан киткән иде инде, гаилә корган иделәр. Без әни-әтигә ошаганбыздыр инде, кечкенәдән нык-таза идек. Шулай булмаса, 14 яшендәге кызга фермада бер группа сарыклар карауны ышанып тапшырмаслар иде,-дип сөйли Роза ханым. –Әмма күпме эшләсәң дә акча юк, кулга акча биреш юк. Буй җитеп киләбез, өскә кием юк-әни белән икебезгә бер җикет. Билгеле, авылдан китәсе килә. Төзелешкә эшкә чыгып киттем. Бер ай үтүгә акча бирделәр. Уртак җикетны кире әнигә кайтардым”.
Өлкән туганнары Замир, Заһид, Вагиз абыйлары кебек Роза да үз тормышын кора, Яңа Чокалы авылы егете Рәискә кияүгә чыга, бүгенге көндә аларның барысы да, шулай ук, тагын бер кыз Глиза да Ульяновск шәһәрендә яшиләр.
Ә Мөзәйҗинә апа белән Абдрауф абыйның тугыз бөркете арасында үз язмышларын авыл белән бәйләгәннәре – Җәүдәт, Барис, Гөлфәр һәм Харис. “Берүзеңә бу балаларны үстерү, ярдәм итү авырга туры килә бит, әллә Барисыңны җибәрмисеңме укырга”, диючеләр була Мөзәйҗинә апага. Бәлки алай диючеләр дә күп балалы хатынның тормышын бераз җиңеләйтергә теләп кенә әйткәннәрдер. Чөнки Җәүдәте дә студент. Барисының бераз кул арасына кергән вакыты. Әмма ананың карары нык була: “Аталары белән миңа укулар насыйп булмады, алар укысын!”. “Колхозда, каравылда тора идек, -дип искә ала ул елларны төпчек бала булган Харис. –мин мәктәптә икенче сменада укыйм, иртән әнине алыштырырга барам, әни кайтып ашарга пешерә, йортны карый да 12ләр тирәсе яңадан эшкә килә. Кич белән әни өйдәге эшләрне карап китсен өчен мин тагын менә идем әнине алмаштырырга. Хәтеремдә әле, әни бозау сата. Сата да акчасын көзге артына куя. Һәм шуннан студентлар укыта, кайткан-киткәннәргә өлеш чыгара иде”
“Эш белән үтте әнинең гомере, безнең балачак, яшьлек еллары,- дип истәлекләре белән уртаклашалар Вагиз, Җәүдәт һәм Барис Гафуровлар. –Күрше малайлары урамда уйнап йөргәндә без бәрәңге эшләдек, утын кистек. Әнидән оялганбыздыр инде, безнең күңелләргә тәмәке тартып карыйм әле дигән уй да кермәде кебек”,-ди Вагиз абый. “Студент вакытта - кичләрен, каникулларда шәһәрләргә китеп эшләдек. Хәзер уйлыйм, ярый әле безнең әни шундый булган, ярый әле без шушы гаиләдә туганбыз”,-ди улы Барис та.
Мөзәйҗинә апаның уң кулы булып Харисы яшәсә, бераз авыр суласа да килеп җиткән кешесе –кызы Гөлфәр. “Иии, әни кызу кеше инде ул безнең, төп йорттагы килен Фәйрүзә белән бик дус яшәдек. Нидер эшләргә булса, киңәшә идек тә, шундук чыгып китә идек, кайтып керә идек. Әни ачулана иде инде, эш бетмичә китеп барасыз, дип. Ә авылда эш бетәмени ул?!”
Кодагые белән дә бик дус яшиләр алар. Бу нәсел балаларында нинди дә булса бәйрәм булырга булса, бу ике карчык бер-берсеннән калмый, урыннары гел түрдә була. “Әмма әни кунакка килсә, иң күбе бер көн куна торган иде. Икенче көнне инде “кайтарыгыз, оныкларымны сагындым”, дияргә тотына иде”,-ди Җәүдәт Гафуров. Аны куәтләп сүзгә төп йорттагы оныклар кушыла. “Әби - безне, без әбине бик яратабыз, -диләр. –укуыбыз да, безнең тәртип тә әби контролендә иде. Мәктәптән без кайтмыйча аш өстәле артына утырыш юк иде. Әби әле соңгы елларда гына биреште бераз. Ике ел элек кенә, уйнап кына куркытканнан соң, елгага кадәр куган иде безне”,-дип көлә олы оныгы Данис.
Гафуровларның киленнәре-кияүләре дә беравыздан кайнаналарына да, мәрхүм булган Абдрауф абыйга да рәхмәт укыйлар. “12нче кашык булып килдем бу гаиләгә, -ди Рәйсә апа, -бер күпсенү күрмәдем, бер авыр сүз ишетмәдем. Аның сүзләрен җүпләп Әлфия апа Заһиды үлгәнгә 43 ел булуга карамастан, бу нәселдә һаман аңа урын барлыгы турында, туган күрүләре, читкә тибәрмәүләре турында сөйли. Гөлфира апа исә, “солдатка” буларак, әни янәшәсендә торып калдым. Серләрем дә, сагынуларым да сыйды аңа, мең рәхмәт, ди. Җәмиләсе менә кайнанасының юбилее уңаеннан аңа булган хөрмәтен радио, газета, телевидение каналлары аша яңгыратты. Төп йорттагы килен Фидария туганнар җыеласы булгач мул итеп табынын әзерләп куйган. Фирүзә, Зәкиулла, Рәис, Ирфан, Җөмһурия белән дә дустанә мөгаләмәдә яши Мөзәйҗинә апа. Ана буларак киңәш биргән, вакыт-вакыт ачуланганы, оршканы да булгандыр аның. Уңган, куллары эш белгән, яшендәй яшьнәп торган кайнанага ярау, ай-һай, җиңел булмагандыр. Тик киленнәр дә үткәрә белгән авырлыкларны, кайнана да шундук “оныткан”. Шулай булганда гына, чөнки, тормыш уңайга бара. Кайгы-кыенлыклар да бергә күтәргәндә җиңелрәк тоела. Ә иң мөһиме-туганлыкның мәгънәсе, чын асылы да шунда. Тормышның мәгънәсенә төшенеп, асылын аңлап яши белә бу нәсел.
Туган-үскән җирләренең, Гафуровлар фамилиясен район, Татарстан, ил тарихына язып калдырачак шәхесләр тәрбияли Мөзәйҗинә апа. Алар мондый дәрәҗәне тырышлыклары, илне-көнне аңлаулары, эш сөючәнлекләре белән яулыйлар. Гафуровлар турында әллә ничә китап язылды инде, фильмнар төшерелде. Төрле чорларда җитәкче постлар биләгән, районны җитәкләгән улы Җәүдәте, бүген дә зур бер авылга яшәү көче биреп торучы Барисы, үз авылында иген үстерүче, картайган көнендә үзен тәрбияләүче Харисы бар ананың. Беркайчан да йөзен кызартмаган, авыр сүз әйтмәгән, ишеттермәгән балалары белән бәхетле ул, Мөзәйҗинә апа һәм дә озын гомерле.
Резидә Җамалтдинова