Килдураздан Альберт Гыйләҗев сугышта һәлак булган әтисе “янында” булды
Шушы көннәрдә генә Килдураз авылыннан ветеран укытучы Альберт Гыйләҗев 75 ел элек Смоленск өлкәсендә һәлак булган әтисенең каберен зыярәт кылды. Аннан бер уч туфрак алып кайтты.
Мондый изге эш авылдашлар, яшь буын өчен үрнәк булырга тиеш – авылның Бөек Ватан сугышында тынычлык өчен көрәшкән сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг шул максатта узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова, мәктәп директоры Әлфия Ибләминова Альберт Заһретдин улына рәхмәтләрен җиткерделәр, үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белү һәркемнең бурычы булуын ассызыкладылар. Һәлак булган сугышчының улы теләгенең тормышка ашуы шатлыгы белән уртаклашты.
– Әтием Заһретдин Бөек Ватан сугышына киткәндә мин берничә айлык кына булып калганмын. Авылда башка ир-атларның туган якларына әйләнеп кайтканын хәтерлим. Аның 1943 елда Смоленск өлкәсендә һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь генә килде. Исеме Хәтер китабында да бар. Миндә каберен булса да барып күрү теләге яшәде. Улым Рөстәм үзем алып барып кайтырмын, дип вәгъдә бирде,– ди Альберт абый. Һәм менә алар хәрби комиссариат аша запрос ясап, кайда җирләнүе турында хәбәр алалар. Смоленск өлкәсенең Краснинск районы, Гусино авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән Заһретдин солдат.
– Анда барлыгы биш каберлек, аларда 5250 кеше җирләнгән. Әтием – икенче номерлысында. Исеме уелып язылган. Бар җирдә чисталык, каберлекләрне, һәйкәлне карап тоталар, чәчәкләр утыртканнар. Халык бик ихтирамлы, – дип күптән түгел кичергәннәре турында сөйләде ул. Бүген бар теләге – балаларга әтисез үсәргә туры килмәсен, тыныч тормышның бар рәхәтен кадерен белеп яшәргә насыйп булсын.
һәйкәлгә Килдураз авыл җирлеге әзерләгән венокларны салганнан соң, барысы да зиратка юл алдылар. Альберт абый анда Смоленщина җиреннән бер уч туфракны әнисе Әминә каберенә салды. Фәһим хәзрәт Сөләйманов коръән сүрәләре укып, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылдылар.
Әлфия Әсхәтова.