Әле кайчан гына Мөнирә әбине 90 яшьлек юбилее белән котлап кайткан идек.
Биш ел гомер узган да киткән. Ә Мөнирә әби шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында улы Гатият гаиләсендә гомер кичерүче Мөнирә әби Бикмуллина турында әйтүем.
1924 елның 27 декабрендә Иске Мәңгәр авылында туа ул. Әтисе генә, кызына әле 40 көн дә булмаган килеш, икенче гаиләгә китеп бара. Әнисе шул вакытта “ Бала чырае күрмәсәң иде”, - дип чын күңелдән рәнҗи әти кешегә. Озакламый әнисе Мөндеш авылына, хатыны үлеп, балалары белән тол калган икенче иргә кияүгә чыга. Бу гаиләдә әнисен дә, аның белән ияреп килгән Мөнирәне дә бик яратып кабул итәләр. Берничә елдан Мөнирәнең энесе дә туа. Үги абый- апалары кызны үзе әйтмешли, “күтәреп кенә йөртәләр”. Мөнирә әби балалар бакчасына йөри, вакыты җиткәч, Олы Мәңгәр урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 9 сыйныф белем ала ул. Үзе балачагын бик яратып искә ала.Әнисенең каргышы төшәме, әтисенең икенче гаиләсендә бала булмый.Әти кеше кызы янына еш килә, үзләренә кунакка да алып китә. Әнә шулай ике гаиләгә берәү булып, иркә-наз белән үсә кыз. Шуңа да карамастан, “әти” дип беркайчан да эндәшми ул үз әтисенә. Бары тик үги әтисен генә үзенеке итеп кабул итә.
Сугыш елларында колхозда хисапчы булып эшли Мөнирә. Илебез өчен авыр көннәрдә төнне-көнгә ялгап эшләргә туры килә-колхоз амбарында хезмәт куя, басуда көлтәсен бәйли. Ул арада районнан биш кыз арасында Мөнирәне дә сугышка дип, Казанга алып китеп баралар. Әмма араларыннан бер Әтнә кызын гына алып калып, калган дүртесен кире кайтаралар. Туган авылына кайтса-аның урынына инде кеше дә табып куйганнар. Тырыш кыз эшсез калмый-аны дүрт авылны үз эченә алган хуҗалыкка хисапчы итеп куялар. Бәрәзә авылына килеп эшли, шунда гомерлек яры Хафизны да очрата кыз. Кечкенә генә, бик фәкыйрь йортка килен булып төшә ул. Аңа ул чакта 22 яшь була. Кайнанасы, ире, иренең ике кечкенә сеңлесе белән бергә яшиләр. Тырышалар, тырмашалар, бергә зур йортлар салып чыгалар. Тик шунысы борчый-15 ел балалары булмый аларның. Нәкъ шул вакыттан соң, 37 яшендә авырга уза Мөнирә. Күрше-тирә арасында аңа шикләнеп караучылар да була. Имеш, иреннән түгел, берне таба да туктый. Бер-бер артлы өч улын-Гатиятулласын, Гомәрен, Госманын дөньяга китерә хатын. Егетләр исән-сау үсеп җитәләр. Әнә шулай Хафизы белән бергә 46 ел гомер кичерәләр. Гомәре генә кыска гомерле була, 42 яшендә бакыйлыкка күчә.
Бүген Мөнирә әби улы Гатият, килене Рәсимә белән зур, матур йортта гомер кичерә. Балалар, оныклар хөрмәтендә, иң кадерле кеше ул бу йортта. “Мин бу көннәрне күрермен димәгән идем”,-дип кайта-кайта кабатлый ул .Әмма бүгенге көненнән бик канәгать. Шулай булсын да- өйләрнең күрке Мөнирә әби моңа лаек.