Корпункт:
8 декабрь көнне Иске Гришкин гомуми белем бирү мәктәбендә “Билгесез солдат көненә ” багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
5 сыйныф җитәкчесе Ю.Одинцова бу көннең тарихы белән таныштырды.
Теманы яктырткан презентация күрсәтте. Презентацияне караганнан соң, укучылар хәзерге заман батырлары турында фикер алыштылар, үз фикерләрен җиткерделәр.Элеге көн хәрби хезмәттә, төрле сугышларда һәлак булган , бүгенге көнгә кадәр билгесез булып калган солдатларны искә алу һәм алар турында истәлекләрне мәңгеләштерү максатын күздә тота.