18 гыйнвар көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Россия тарихында истәлекле героик датага – Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган «Блокададан репортаж» дип исемләнгән тарихи-әдәби сәгать үткәрделәр.
Ленинград блокадасы 900 көн дәвам итә һәм бөтен кешелек тарихында иң канкойгыч вакыйга була. Әлеге чарада Ленинград шагыйрәсе Ольга Берггольцның шигырьләре, «Гомер юлы», «Калган гомергә» җырлары яңгырады, документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Балалар Үзәк китапханәдә саклана торган, Советлар Союзы Герое Белоусов В. И. хатыны Лидия Николаевнаның истәлекләре белән таныштылар. Тихоново мәктәбе укытучысы Миңлегөл Һадиуллинның сугыш вакытында безнең районның Тихоново авылына эвакуацияләнгән балалар истәлегенә багышлап язылган “Невыдуманные истории детей блокады и тихоновцев“ китабыннан өзекләр укылды.