Илебездә өченче бишьеллык планын үтәү өчен халык тырыш хезмәт белән шөгелләнгән вакытта илебез тарихына канлы хәрефләр белән язылган 1941 ел җитә. Бөек ватан сугышы башлана. Бу аяусыз сугыш безнең җирлекне дә читләтеп үтми. Мусабайның – 175, Ташкичүнең – 128, Кызыл Байракның 52 асыл ире, тальян моңнарын чыңлатып, авылларның дәртле моңын алып, дәһшәтле сугыш эченә кереп югалалар.
Ир-егетләр яуга чыгып киткәч авыл, картлар, хатын-кызлар, балалар җилкәләрендә кала. Аларга бик кыен шартларда эшләргә туры килә, күп эшләр кул көче белән үгез, сыерлар җигеп башкарыла. Язгы – көзге пычракта, кышкы салкыннарда, начар өс-баштан, ач карынга зур тырышлык куеп эшлиләр алар. Аларның күңелендә дошманны тизрәк җиңеп, җиңү көнен якынайту дигән изге максат була. Хатын-кызларга оборона эшләрендә һәм урман кисү, ташу эшләрендә катнашырга туры килә. Чыдыйлар, сынатмыйлар, колхозны екмыйлар алар.
Сугыш барган елларда “Марс” колхозында Мәһдия Шәехова, Хәбибҗабал Гыйльметдинова, Мәрзия Фатыйхова, Фатыйма Сафиуллина, Гөлсем Ганиевалар, колхоз бригадиры булып, колхозчыларны хезмәткә оештыралар.
Колхозның производство цехлары искереп җимерелә, кырларның яртысы ташландык хәлгә килә, иген уңышы, терлекләрнең баш саны кими. Колхозчылар тормышы гадәттән тыш авырая, ашарга, ягарга булмау өстенә күпме кайгы хәсрәт кичерә колхоз хезмәтчәннәре.
Ниһаять, халык 1418 көн буена зарыгып көткән җиңү таңы ата. Туп тавышлары тына, “похоронка”лар килми башлый. Бөек Ватан сугышы совет иленең җиңүе белән тәмамланса да, сугыш китергән яралар авыл хуҗалыгында бик тирән киткән була. Колхоз хуҗалыгын яңадан торгызу сугыштан кайткан ирләр, хатын-кызлар, яшьләр җилкәсенә төшә. Бу бурычларны хәл итү байтак елларга сузыла.
Канлы сугыш елларында Мусабайның – 119, Ташкичүнең – 44, Кызыл Байракның 32 асыл ир егете ятып калды. Тик исемнәре генә калды аларның, ташка уелып авылыбыз уртасына һәйкәл булып басты.
Мусабай авылы җирлеге буенча:
- Тыл хезмәтчәннәре - 25;
- Сугыш чоры балалары – 68 (исемлек теркәлә);
- Сугыш ветераны -1 Минкина Мәрҗям Габдрахман кызы
Шул елларның авырлыгын, биниһая катлаулы сынауларын, җиңү шатлыгын үз иңнәрендә татыган, шушы каһарман затлар янәшәсендә бөтен авырлыкларны бергә кичкән буын – тыл ветераннарының, сугыш еллары балаларының күңел төпкелләрендә саклана торган хәтирәләре яңара. Аларны тыңларга, истәлекләрне язып алырга кирәк. Ил, халык тарихы бит ул! Узганны белмәгән кеше киләчәкне күзалламый, бүгенгегә бәя бирә алмый.