“Болгар” эзләнү отряды әгъзалары Ким поселогында халык яратып ял итә торган Идел буе тирәсен төзекләндерү эшенә керешкән.
Авыл кешеләре кайчандыр мондагы территориянең нинди хәлдә булуын яхшы хәтерли торгандыр. “КИМ” нәсел заводының ул вакыттагы директоры Радик Самат улы Иксанов агач үсентеләре алып кайтып утырткач, тирә-як сизелерлек үзгәрде. Берничә ел үтүгә Ким бакчаларында алмагачлар шау чәчәккә күмелде, Идел буе ярында исә имән һәм нарат агачлары күтәрелеп чыкты. Биредә хәзер балалар белән зурлар да теләп ял итәләр. Ни кызганыч, табигать кочагына чыгарга яратучыларның әле барысы да үзләре артыннан калдык–постык әйберләрне җыештырып калдыралар, дип әйтеп булмый.
– Мәктәп укучылары белән яр буе тирәләрен берничә тапкыр җыештырдык, – ди эзләнү отряды җитәкчесе Борис Андреянов. – Әлбәттә инде, җыештыргач яр буйлары чистара, матураеп китә, шуңа күрә биредә авыл кешеләре дә, читтән килүчеләр дә бик теләп ял итәләр...
Табигатьнең матур почмагына урнашкан әлеге утрауны тиешле тәртипкә китерү өчен зур тырышлык таләп ителгәч, җирле энтузиастлар җиң сызганып эшкә керешкән. Ял итү урынын төзекләндерү өчен авыл җирлегенең акчасы җитеп бетми. Әмма теләк булганда, нинди дә булса төзелеш материалын табуның читенлеге юк. Авылның уңган-булган осталары да төзекләндерүдә катнашырга ризалашкан. Биредә иң беренче булып өстәлләр ясап куйганнар. Эретеп ябыштыру эшләре остасы Александр Густов металл профильдән өстәлнең төп өлешен әзерләгән, аннары аппарат ярдәмендә башка өлешләрен җыеп куйган. Зур түгәрәк өстәлләр ял итү почмагына үзенчә ямь өстәгән. Авыл энтузиастлары моның белән генә чикләнергә уйламый. Өстәвенә, авылның бөтен кешесе дә бу мөһим һәм кирәкле эштә катнашырга риза. Алар яр буе тирәләрен тиешле тәртипкә китерүчеләрнең барысына да рәхмәтләрен җиткерәләр. Алай гына да түгел, кайберүләр ял итү урынын тагын да матур һәм уңайлырак итү өчен фикер-тәкъдимнәрен дә җиткергәннәр. Мәсәлән, яр буенда балалар өчен таганнар урнаштыру идеясе белән чыкканнар. Моны бар да хуплаган. Чираттагы бу “проект”ны озакламый тормышка ашырырга җыеналар. Җайлы эскәмияләр дә куелырга тиеш.
Киләчәктә чүп-чарны урнаштыру проблемасы булмаска тиеш, чөнки биредә тирән чокыр казыганнар, чүплек савытлары куюны да планлаштыралар. Димәк, кимлыларның яраткан ял итү урыны тагын да үзгәрәчәк.
– Һәр авылда да диярлек кешеләр яратып ял итә торган урыннар бар, – ди Борис Алексеевич, – аларны ничек тә булса койма яки башка берәр нәрсә белән тотып аласы иде. Дөрес, моның өчен акча кирәк. Акчадан да бигрәк теләк тә кирәк әле...
Ким авылы кешеләренең матур үрнәгенә башкалар да теләп кушылсын иде.
Лидия КОСТРУЛЁВА