Быел 91 яшен тутырган Әмирҗан аганы Совет Армиясе сафларына чакыртканда, аңа нибары 17 яшь була.
1944 елның 31 декабрендә хәрби ант биргән солдат Польша җирләрен фашист илбасарларын азат итүдә катнаша. Сержант Әмирҗан Шәрәфетдинов туган якларына 1951 елның җәендә генә әйләнеп кайта. Фронтовик халык хуҗалыгының кайсы тармагында гына хезмәт куймасын, аны тырышлыгы, һәр эшкә зур җаваплылык белән якын килә белүе бизи. Ә бүген аның күкрәген күп санлы медальләр һәм Мактау билгесе ордены белән беррәттән, фидакарь хезмәт өчен медале дә бизи. Татарстан Президенты боерыгы белән имзаланган күкрәк билгесен Бөек Ватан сугышы ветеранына район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тапшырды. Ветеранны лаеклы бүләге белән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Әбсәләм авыл җирлеге вәкилләре тәбрик итте.