Чукмарлы авылында яшәүче Галләмова Хәтимә Әгълиулла кызы ачык йөзле, җор телле, тапкыр сүзле ветеран. Юклык белән барлыкны, авырлык белән җиңеллекне чагыштырып карыйлар да, шөкерана кылалар, ил-көнгә тынычлык телиләр ветеран.
- Аллага шөкер, мин тормышымнан кәнәгать. Барлык кешеләр дә матур яшәсеннәр, йөзләреннән елмаю китмәсен, - дип кабатлый Хәтимә апа. Ә бит аның балачагы бик җиңелләрдән булмый. Әтиләре иртә вафат булып, алты бала әниләре тәрбиясендә калалар. Сугыш хикмәтләрен, җан тетерәндереп, искә дә аласы килми, дип кенә уздыра Хәтимә апа. Ике абыйсы сугышта хәбәрсез югалалар. Берсе офицер була, Кызыл Байрак ордены иясе. Сугыш тәмамлангач та, әле тиз генә тормышлар рәтләнми. Тормыш иптәше Садретдин абзый белән өйләнешкәч, башта - Пермь, аннан Кемерово якларында эшләп кайталар. Аннан инде авылга кайтып төпләнәләр. Тормыш иптәшенең вафатына да 20 ел булган. Хәтимә апа бик күп еллар колхозда сыер сава. Мәктәптә пешекче хезмәтен башкара, лаеклы ялга да шуннан чыга, 60 яшенә кадәр эшли әле ул.
- Урманын да кистек, агачын да алып кайттык, утынын да ярдык, баз да казыдык без. Мәктәптә эшләргә дә өлгерә идек без, - дип искә ала ветеран. Әмма аның телендә бер зарлану, моңаю, уфтану сизелми.