Чүпрәлеләр Советлар Союзы каһарманы Зариф Алимовны искә алды

21 May, 2018 - 15:51

Корпункт: 

Район үзәгендәге геройлар аллеясына Советлар Союзы каһарманы Зариф Алимовның авылдашлары, туганлык җепләре тоташкан кардәшләре, Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары килгән иде.

 

Тантаналы митинг геройның бюсты янында узды.
Укучылар геройга багышланган шигырьләрен укыдылар, аның биографиясе белән таныштырдылар, каһарманны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингта Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов чыгыш ясап, әлеге датаның тарихка кереп калачагын ассызыклады. Чөнки, Җиңү таңы атканга 73 еллап вакыт узса да, каһарманның туган көне төп – төгәл билгеле түгел иде. Тарихчылар, бигрәк тә Зариф Алимовка туган – кардәш тиешле кеше Иршат Закиров тырышлыгы белән әлеге датаның 21 майга туры килүе исбатланды. Бу бик күркәм ачыш. Иршат Закиров каһарман турында тәфсилләп сөйләде. Аның балачагы, колхозда хисапчы, аннан соң тракторчы булып эшләгән елларын әйтеп үтте. Геройның сугышка киткәнче елларын хәтерләүчеләр авылда күп булган, Иршат Заирович алар исән чакта күп кенә материаллар да туплый алган. Аның чыгышын митингта катнашучылар тын калып тыңлады. Сүз алып сөйләүчеләр арасында Зариф Алимовның авылдашы Азат Вахитов та бар иде. Митингка киләсе булгач ул тиз генә арада шигырь юлларын дәфтәр битенә төзгән. 
Язлар саен казлар кайта
Каңгылдашып оча биектән, 
Шунда туып үскән иде алар
Кизләвеннән төшеп су эчкән...
“Зариф кайтыр!””- диеп язлар белән
Якыннары көтте өзелеп, 
Өч ай иде “Җиңү” иртәсенә-
Гомер калды кинәт киселеп.
Артта калган җиңү юлларында
Батырлыгың күпме куелган;
Исемең кайтты, герой исемең-
Алтын хәреф белән уелган.
Юк үлмәдең Зариф, һаман да яшь-
Каһарманы булдың Ватанның.
Шаһит китсәң дә – якты йолдызы
Илем өчен аткан ал таңның!
Җиңү байрагының кызыл төсе
Батырларның каны төсеннән...
СЕЗ үлмәссез сугыш батырлары-
Җуелмассыз халкым хисеннән! 
Каһарман якташыбыз армия сафларына 1940 нчы елда чакырыла.шунлыктан аңа сугышның беренче көннәрендә үк алгы сызыкта булырга туры килә. Лейтенант Зариф Алимов каты сугышларның берсендә нык яралана. Госпитальдә яралары тезәлер – тезәлмәс тагын сугышның алгы сызыгына ыргыла. Мотоукчылар бригадасының автоматчылар взводы белән командалык итеп,күп тапкыр батырлыклар күрсәтә. 
1944 елның язында 3 нче Украина фронтына делегация килеп, 23 нче танк корпусына Татарстан хезмәт ияләреннән җыелган акчага төзелгән хәрби машиналар бүләк итәләр. Аларның броняларына “Татарстан колхозчысы” дип язылган була. Татарстанда туып үскән , үзенең сугышчан иптәшләре белән бергә һәрвакыт алда булган автоматчылар взводы командиры лейтенант Алимовка да танк тапшырыла. Ул бу машиналарга аның Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында яшәүче туганнарының хезмәте дә кергәнен дә яхшы белгән. 1944 елның мартында корпус Украинаның көньягында дошман оборонасын өзгәндә Алимов взводы ике ротага якын фашистларның бик көчле ике контратакасын кире кайтарды. Дошман позицияләренә разведка ясаганда, лейтенант үзе бер немецны пленга ала. “Добрая Криница” янында танкистлар һәм мотоукчылар немец гаскәрләренә чигенү юлларын кискәндә, аның взводы беренче булып авылга бәреп керә һәм дошманның ике пулеметын юк итеп, ике дистәдән артык немец солдатын һәм офицерын әсирлеккә ала. «Татарстан колхозчысы» танклары сугышка беренче тапкыр Румыниядә керәләр. Немец һәм румын гаскәрләренең зур берләшмәсен тар-мар итү белән төгәлләнгән Яссы-Кишинев операциясендә танкистлар алдына: дошманның тирән тылына үтеп кереп, камалуда калган гаскәрләренә резервлар килү юлларын кисү бурычы куелды. Танкистлар һәм мотоукчылар немецларның ныгытылган позицияләрен читләтеп үтеп, 22 августка каршы төнне, кыен тау юллары аша гитлерчыларның ерак тылына керәләр. Алгы отрядлар Роман һәм Бакэу шәһәрләренә искәртмәстән барып чыгып, аларны аларны азат итәләр. Бу шәһәрләр Зариф Алимовның сугыш юлында очраткан беренче чит ил шәһәрләре була. Анда румыннар совет солдатларын үзәк кварталлардагы портларга ак флаглар элеп, эшчеләр кварталларында чәчәкләр белән каршы алалар. Корпус тизләтелгән марш ясап, дошманның заслоннарын юк итә барып, Румыния территориясенә һаман эчкәрәк керә бара һәм Ойтоз таулары сыртларындагы ныгытмаларга барып җитә. Лейтенант Алимов хезмәт иткән мотоукчылар бригадасы штабы күнегелмәгән таулы урыннарда үз подразделениеләре белән элемтәсен югалта. Бригада командиры Зарифны үз янына чакырып алып, аңа тау араларында адашкан батальоннарны эзләп табарга приказ бирә. Төнлә белән Алимов юлга чыкты. Ул төнге караңгылыктан файдаланып, урманлы тау итәкләре һәм тау елгалары буеннан барып, дошманның таулардагы заставаларын һәм постларын читләтеп үтә. Аларны яшерен рәвештә үтәргә мөмкин булмаган җирдә ул үзенә юлны автомат һәм гранаталар ярдәмендә арчый. Күз ачып йомганчы булып алган бәрелешләрдә Зариф егермедән артык фашистны юк итә. Иртә белән ул командирның приказын подразделениеләргә җиткерә. Алимов автоматчылары 2 сентябрьдә еракка ясалган разведкада куркусыз хәрәкәт итәләр. Тау һәм урманлы урыннарда немец һәм румын частьлары арасында оста һәм кыю маневрлар ясап, лейтенант Алимов үз взводын дошманның тылына бик эчкәре алып керә. Разведчиклар дошман гаскәрләре урнашкан җирләрне ачыклау белән генә чикләнмиләр, дошман сизеп алгач, аның белән сугышка да керәләр. Алимов взводны дошман тылыннан сугыша – сугыша, оста маневрлар ясап алып чыга. Разведчиклар бригадага дошман турында бик кирәкле мәгълүматлар, бай трофейлар һәм егерме биш әсир алып кайталар. Икенче көнне взвод фашистларның камалудан чыгарта маташкан көчле группасы белән бәрелешә. Гитлерчыларның бу планы уңышсызлык белән тәмамлана. Төп юнәлештә сугышучы частьтан тиз арада булышлык килүгә исәп тота алмасалар да, сугышчылар котылырга омтылган немецларны нык торып каршылыйлар. Зариф Алимов үзе утызга якын дошманны юкка чыгара. Командирның үрнәге сугышчыларны рухландырды, һәм алар немецларның барлык һөҗүмнәрен кире кайтаралар. Румыниядә сугышлар тәмамлангач лейтенант Зариф Алимов, корпусның операциядә үзләрен аеруча батыр күрсәткән бер төркем солдатлары һәм офицерлары белән бергә, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Ләкин аңа Алтын йолдызын тагып йөрергә туры килми. 1945 елның январенда якташыбыз Балатон күле янындагы каты сугышта һәлак була. Үлгәндә ул әти-әнисенә һәм сугышчан дусларына: — Ватаным, халкым азат һәм бәхетле яшәсен өчен, мин бөтен көчемне бирдем, — дигән сүзләрен тапшыруны үтенә. Зарифның үлүе турында ата-анасына хәбәр итеп, бригада командиры: «Сезнең улыгыз чын герой иде, ул большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән кешеләргә генә хас булган түземлек белән сугышты. Сугышның иң кыен минутында, солдатларын дошманга каршы күтәргәндә, ул бер генә сүзне — җиңүне генә белә иде»,- дип яза. 

Your rating: None Average: 5 (1 vote)