Корпункт:
3 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы Даниил Гранинның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Даниил Гранин - язучы һәм солдат" дип аталган кичә үткәрелде.
Озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән олуг рус язучысының әсәрләре дә тормышчан. Китапханәче китап укучыларны аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, кыскача кайбер әсәрләре турында әйтеп китте. Китап укучылар аның"Блокада турындагы китап", "Бу сәер тормыш" һәм башка әсәрләреннән алынган афоризмнарны укып киттеләр. "Фамилиядәш"("Однофамилиец") китабыннан "Фонтанкадагы йорт "хикәясен тулысынча укып чыккач, сугышта үзе катнашкан кеше буларак язучының сугыш вакыйгаларын, кеше психологиясен нечкә тоемлап тасвирлавына инандылар.