Без әбиләр түгел,
Ләкин безгә
Әби,диләр, яшьләр,балалар
Әни булмый,әби булганнарның
Йөрәгендә тирән яра бар.
Күктә безгә никах укылмады
Назланмадык кайнар кочакта
Әни булып бала сөялмәдек
Хыялландык кына ул хакта.
Егет кулы түгел, заман кулы
Авырлыгын салды иңнәргә
Окоп казыттылар,урман кистек
Билдән карда,зыкы җилләрдә
Сөеп туймас ярлар идек бездә
Уңган,булган булдык тумыштан
Вәгъдәләшкән сөйгән ярларыбыз
Кайта алмады шул сугыштан.
Уйламагыз безгә яшь чагында
Булмагандыр диеп күз аткан
Без ярларны сугыш кырларына
Көтеп алырбыз,дип,озаткан.
Без генәме гомер сукмагыннан,
Парын көтеп ялгыз атлаган
Мәхәббәтен,биргән вәгъдәләрен
Гомер буе керсез саклаган.
70 ел бит сугыш беткәнгә дә
Алар инде кайтмас ахрысы...
Көтә-көтә үзләре дә китте
Яшьтәшләребезнең яртысы.
Без әбиләр түгел
Тик барыбер
Әби,диләр,яшьләр балалар.
Яу кырында парын җуйганнарның
Йөрәгендә бетмәс яра бар.