1943 елның 23 декабрендә Днепр өчен сугыш тәмамлана. Днепр өчен сугыш дип 1943 елның икенче яртысында Бөек Ватан сугышындагы бер-берсе белән бәйле стратегик операцияләр төркемен атыйлар. Ике яктан да бу сугышта 4 миллионга якын кеше катнаша. Аның фронты 750 км ераклыкка тарала. 4 айлык операция нәтиҗәсендә Кызыл Армия тарафыннан Украинаның сул як яры тулысы белән диярлек нацист илбасарларыннан азат ителә. Днепр өчен сугыш дөнья тарихына иң зурларының берсе булып кереп калган.
Шушы сугышта безнең якташыбыз Казаков Александр Афанасьевич катнаша. 1917 елның 15 маенда Уфа губерниясе Минзәлә өязе Александровка авылында туган Казаков Александр Афанасьевич 1941 елның 26 июнендә Кызыл Армия сафларына алына.
Бүләкләү кәгазеннән күренгәнчә: “Умело организовал форсирование реки Днепр без потерь, занял плацдарм на левом берегу реки и не только закрепился на ней, но и умело и решительно отразил несколько контратак противника, при этом пленив 150 фашистов и уничтожив около 400 гитлеровцев, тем самым дал возможность форсировать реку с малыми потерями и в дальнейшем умело преследовал противника с разгромом его живой силы. В дальнейших боях 6 июля 1944 года был тяжело ранен”. Шушы батырлыгы өчен Александр Афанасьевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Днепр өчен сугыш дөнья тарихына иң зурларының берсе булып кереп калган. Безнең якташыбызның да бу җиңүдә өлеше зур.