Корпункт:
Дәвештә яшәүче Маһирә әби Вәлиева 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов аңа иң изге теләкләр аша бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Маһирә әби озак еллар терлекчелек өлкәсендә эшләгән. 5 балага гомер бүләк итеп, тормыш иптәше белән бергәләп аларга тәрбия, белем биргән. Юбилее белән котларга да барлык балалары, онык, оныкчыклары өй тутырып кайтканнар иде.