Гаилә альбомыннан фотолар

25 December, 2018 - 08:55

Корпункт: 

4 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен шундый исемдә “Карповчы” ТИС белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды.
Анда ветераннар Советы һәм “Карповчы” ТИС Советлары рәисләре Любовь Сорокина һәм Гөлсинә Заһретдинова, хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, Л.Я.Карпов исемендәге химзавод һәм туган якны өйрәнү музее вәкилләре Наталья Потапова һәм Ольга Смолькова, укучыларның ата-аналары катнаштылар.
Җыелганнарны районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина сәламләде, Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау мөһимлеген билгеләде.
– “Гаилә фотохроникасы” акциясе туганнарның һәм якыннарның фронт сызыгында күрсәткән батырлыклары һәм тылдагы фидакарь хезмәтләрен хәтердә саклауны күз уңында тота. Сугышта катнашучыларның фотолары һәм алар турындагы язмалар илебезнең үзәк архивына юнәлдерелә, – дип белдерде Любовь Ионовна.
Чараны алып баручылар – тарих укытучысы Любовь Кузнецова һәм 10 сыйныф укучысы Зарина Елизарова сүзләренчә, мәктәптә безнең якташларыбыз – алты Советлар Союзы Герое укыган.
Очрашу барышында 4, 6, 8 сыйныф укучылары Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары, әби-бабалары турында сөйләделәр.
Чараның кунаклары – Л.Карпов исемендәге химия заводы һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары Нина Щербакова, Фәймә Ясавиева, Татьяна Манина, Винера Шәрәфетдинова, укытучы Ольга Маштакова якыннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар, әтиләренең, бабаларының фотосурәтләрен, орден һәм медальләрен күрсәттеләр. Л.Карпов исемендәге химзавод музее директоры Наталья Потапова һәм туган якны өйрәнү музее белгече Ольга Смолькова сугыш турында хәтернең мәңгелек булуын, безнең бурыч анда катнашучыларның һәм Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш кертүче тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү булуын ассызыкладылар.
Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Надежда Кривилёва әлеге чараның дәвам ителәчәген, балаларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирүдә мөһимлеген билгеләде. 
Буыннар очрашуын мөгаллимә-оештыручы Рушания Землекова башкаруында сугыш чоры җырлары һәм өлкән сыйныф укучыларының бию композицияләре бизәде.
Асия Мөхәммәтханова фотосы

No votes yet