Корпункт:
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан сугышта һәлак булучыларны искә алып,
Әтнә районы Олы Әтнә гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре "Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр.
Алар юлда баручы машиналарны туктатып, һәрбер машина йөртүчегә Георгий тасмасын тапшырып, бәйрәм белән котладылар.