Әгерҗедә яшәүче Маһира апа Сәләхованы 90 яшьлек юбилее белән котларга барганда ишегалдында тавыкларына җим биреп йөри иде. “Менә шулай безнең әни әле хәзер дә тик торуны белми“, – диде кызы Гөлсинә.
Көчек авылында туган ул. Әтиләре үлгәч, 1941 елда Әгерҗегә күченәләр. Шуңа үзен Әгерҗенеке дип исәпли.
Әни Әгерҗедә заготзернода эшли башлады. Аңа ияреп мин дә шунда йөрдем. Эшебез бик авыр иде. Ул 80 килолы капчыкларны ничек күтәрдем икән дип хәзер дә дип аптырыйм, ди Маһира апа. Күмер складында, аннан озак еллар НГЧда штукатур булып эшли.
Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак мактап тордылар, төрле бүләкләр биреп зурладылар. НГЧда фотосурәтем Мактау тактасынннан төшмәде, ди тыйнак кына.
Үзе кебек үк тырыш Актаныш егете Хатыйп белән дә Әгерҗедә танышалар. 40 ел бик тату яшиләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Бик яхшы кеше иде җәмәгатем, иртәрәк китте шул бу дөньядан, 65 яше дә тулмаган иде әле, ди бераз сагышланып.
Уллары Фәрит тә, кызлары Гөлсинә дә лаеклы ялда инде хәзер. Фәрите гомере буе машинист булып эшәгән, Гөлсинә дә – тимерьюлчы. Маһира әбинең оныкларының да күбесе тимер юлда эшли. Ул аларга оныкчыкларын тәрбияләргә булыша әле.
Безнең әни эшсез тора алмый. Бер караганда бакчада яшелчәләргә су сибә, әле тавыклар, куяннар карый. Кибеткә дә үзе йөри, ди кызы.
Тик торырга ярамый миңа. Югыйсә, авырый башлыйм. Ә авырсам, ныклап ятам. Күптән түгел хастахнәдә дәваланып чыктым әле. Рәхмәт, бик яхшы карадылар, ди Маһира әби моңа каршы.
Юбилее белән котларга килгән район башлыгы Валерий Макаров та хәл-әхвәле белән кызыксынды Маһира әбинең. Әле хәзер дә хәрәкәттә булуына соклануын белдереп, ихлас теләкләрен җиткерде. Аннан тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путинның открыткасын укып, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Шулай зурлаганнары өчен бик озаклап рәхмәт укыды тыл ветераны. Кунакларны капка төбенә кадәр чыгып озатып калды. Изге теләкләрен теләргә дә онытмады. Туган көне уңаеннан уздырылган Коръән ашында да бик күп теләкләр теләгәндер ул. Аның кебек чиста күңелле, ак яулыклы әбинең ихлас теләкләре кабул булмый калмас.