Корпункт:
"Санаулы гына калып барабыз"
Тыл һәм сугыш чоры балалары быел да җыйналды.
Аларның саны да елдан - ел азая.Үзләре дә күрешкәннәренә сөенеп, киләсе елгы бәйрәмнәрне дә күрергә насыйп булсын. Бик бай өстәлләр. Хөрмәтләгәннәренә зур рәхмәт, диләр.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре өлкәннәрне каршы алып, чәй өстәле артына утырттылар. Рамазан ае булганлыктан, аларның күбесе Әтнә театры тарафыннан куеласы Ш.Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектаклен карарга залга үтте.
Котлаулар, хатирәләр яңартулар...- бары да гадәттәгечә, тик гомер генә узып бара...