Сугыш ...Нинди куркыныч , тетрәндергеч сүз.Инде Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел тулып килсә дә шушы сугыштан калган авыр истәлекләр бүген дә безнең йөрәкләребезне телгәләп тора.1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы илебездәге бергенәгаиләгә дә кагылмый калмый.Шушы дәхшәтле яуга Түбән Абдул һәм Елховой авылларының бишйөз сиксәнбер көчле,таза,батыр егете сугыш кырларына чыгып китә. Ил азатлыгы өчен барган көчле сугышларда һәр җиңү зур югалтулар бәрәбәренә яулана.Шушы аяусыз Бөек Ватан өчен көрәшкән сугышларда Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан киткән егетләрнең ике йөз сиксән сигезе сугыш кырларында ятып кала.
Сугыш тәмлануга инде бик күп ел узган булса да, әле бүген дә якыннарын эзләүчеләр, табарбыз дигән өмет белән яшәүчеләр күп.
Әле күптән түгел генә Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда шундый авылдашларыбыз белән истәлекле очрашу булып узды. Шушы очрашуда авылдашыбыз Җиганшин Зәкәрия Вафа улы,әтиләрен югалткансугыш чоры балаларына, үзе белән булган вакыйганы сөйләп һәм күрсәтеп,аларның күңелләрендә әтиләрен эзләүне дәвам итәргә , югалганнар табыла дигән өмет уятты.
Хәбәрсез югалаган.Сугыштан кайтмыйча калганнар, хәбәрсез югалганнар шушы исемлеккә кертелгән.Авылдашыбыз Җиганшин Зәкәриянең әтисе Вафа да башка барлык авылдашлары белән сугыш башлануның беренче көннәрендә үк сугышка чыгып китә. Хатыны Тәбсирә белән алар бары тик өч ай гына бергә яшәп калалар.Сугышка чыгып киткәндә ,хатынынын карынында үзенең ике айлык нәсел җебен калдырып, чыгып китүен ул белми дә кала.Әмма киткәндә нигәдер соңгы сүзе итеп, мин бу сугыштан кайта алмам инде тормышыңны җайларга тырыш дип әйтә. Вафаның үлеме турында хәбәр 1941 нче елның декабрь аенда ук килеп ирешә. Хатыны Тәбсирә бу авыр кайгыга чын күңеленнән ышана алмый, иреннән хәбәр көтеп йөргән көннәрнең берсендә, 1942 елның февралендә яңадан бер хаты килеп төшә.Шатлыкның иге – чиге булмый , әмма бу шатлык та озакка бармый,шушы хат аның соңгы хаты була. Соңыннан ачыкланганча Вафа, улы Зәкәрия туганның икенче көнне, 1942 елның 18 февралендә батырларча хәлак була.Зәкәрия Вафа улының гаиләсендә, туган көнен билгеләп үткәндә сугыш кырында батырларча хәлак булган әтиләрен искә алу гаиләнең бер матур вакыйгасына әйләнә.Зәкәриягә әнисе кечкенә чагыннан ук,әтиегезне эзләргә кирәк,күңелемә ул исәндер кебек дия торган була.Үзе еш кына күрәзәчеләргә дә барып белешеп йөри, аңа ирең бер кысан урында ята, кайтыр дип кайтарып җибәрә торган булалар, шул сүзләр дә өметләндерә Тәбсирәне ире табылыр дигән өмет белән, башка берәүгә дә кияүгә чыкмыйча ирен көтеп яшәүен дәвам итә ул.
Малае зуррак үскән саен аны да өметләндерә, әтиегезне эзләргә кирәк, ул безне көтә ди.Зәкәрия дә тик ятмый әтисен эзләргә керешә.
Вафа Җиганшинны эзләргә оныклары да кушыла.Алар интернет челтәре аша бабайларының күмелгән урынын эзләүләре хакында язма урнаштыралар. Бер дә бер көнне бабаларының Новгород өлкәсенең Любцы авылында җирләнгән булуы ачыклана.Ничә ел узганнан соң “ кара мөхер” дә табыла. Ул сугыш вакытында сугышчының чыгып киткән җире Чирмешәнгә җибәрелгән була, соңрак Чирмшән аны Әлмәт шәһәренә юллый.
561 нче РГК артиллерия полкы командиры Погонов, батальон комиссары Меркурьев, штаб начальнигы Роберманның имзалары куелган кәгазьдә: “ Сезнең улыгызкызылармеец Вафа Әхмәтша улы Җиһаншин социалистик Ватан өчен көрәштә хәрби антына тугырылыклы булып, 1942 елның 18 февралендә геройларча һәлак булды.Ул Ленинград өлкәсенең Новгород районы Любцы авылыннан 800 метр читтә күмелде”, диелгән була.Шундый тулы мәгълүмәтләр туплаганнан соң, Зәкәрия Вафа улына үзенең балалары белән әтисенең каберен барып күрергә насыйп була. Батыр якташыбыз, нихаять, туган авылы Елховойга кайта – бер тапкыр да үзен күрмәгән, “әти” дип дәшү бәхетеннән мәхрүм калган улы аның җирләнгән урынын эзләп табып, туфрагын алып кайта...
Язманың авторы : Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.