Корпункт:
Игәнәбаш авылында гомер итүче хезмәт һәм тыл ветераны Мифтахов Рафаэль Галәл улына, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Почет грамотасы тапшырылды. Ветеранны шәхсән Фәрит Мөнәвирович котлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитешетерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов та, аны котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.