Яңа ел бәйрәме көннәренең берсендә, 5 гыйнварда Коркачык авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә апа Хәйретдиновага 90 яшь тулды. Бу олуг юбилее белән котларга аның авылдашлары, туганнары, район һәм авыл җирлеге житәкчеләре килде. Үзе турында Хәлимә апа менә ниләр сөйләде:
-Әтнә районының матур авылларыннан саналган "Искра" колхозы дип аталган Күңгер авылында 1926 нчы елның 5 нче гыйнварында туганмын. Әтием Шаһидали, әнием Саҗидә исемле иде. Без гаиләдә 7 бала үстек. Абыем Һади - беренчесе, мин икенче бала, аннан соңгылары сеңлем Мансура, Мәсхүдә, энеләрем Мидхәт, Хәйдәр.
Әтием Шаһидали 1942 нче елда сугышка китте, ике ел да үтмәде, үлгән хәбәре килде. Абый да сугышка китте. Мин олы бала булып калдым. Авыр тормыш арбасын әни белән бергә җигелеп тартырга туры килде.
Тол хатыннар, ишле балалы гаиләләр күргән михнәт, газапларны без дә кичердек. Әнигә ияреп, балаларны да калдырмыйча, уракка йөри идек. Кыш көне ат белән ындыр табагында эшләдек. Кычыткан яфрагы, ат кузгалагы салган ашларны шактый ашарга туры килде безгә. Әнинең тегү машинасы бар иде, әйберләр текте ул. Шуның бәрабәренә без, ишле булсак та, ачлыктан интекмәдек, шушы кәсеп белән көн күрдек. Барыбыз да исән-сау үстек.
Әтиебез сугышта үлеп калды. Абый исән-сау әйләнеп кайтты. Матур тормыш корып, 2 бала үстереп, Казанда яшәде.
Һади абыем да кул эшенә, агачтан әйберләр ясарга бик оста иде. Безгә дә, башка туганнарга да бик матур итеп бизәкләр төшереп, өстәл, карават, урындыклар ясады. Башка туганнарым белән дә аралашып тордык. Хәзер инде аларның балалары килеп-китеп, хәлемне белеп йөриләр.
Эчәсе суларым Коркачыкта булгандыр. 1947 нче елда Коркачыкның Билал исемле егетенә кияүгә чыктым. Каенанам Асылбикә исемле иде. Бик әйбәт карчык булды ул. Тату тордык. 96 яшенә хәтле яшәде кайнанам. Туган-тумачаларымны да якты йөз белән каршы алды.
Яшьрәк чакта колхозда төрле эшләрдә эшләргә туры килде. Медпунктта фельдшер янында, балалар бакчасында җыештыручы булып эшләдем. Аннан соң фермада 17 ел сыер саудым. Ул вакытта фермада эшләү ансат булмады. Барысы да кулдан башкарыла иде. Чиләкләп барда, чүпрә ташыдык. 5 ел кул белән саудык, аннан соң аппаратка күчтек.
Аллага шөкер, яшем җиткәч, пенсиягә чыктым. Ирем белән 58 ел бергә яшәдек. Ул да фермада эшләде. Икебезгә дә "Хезмәт ветераны" исеме бирделәр. Хезмәтемне шулай бәяләгән өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Бүгенге көндә өч балам - Равил, Халидә, Алсу белән бергә гомер итәбез.
Пенсияне вакытында китереп торалар. Өйдә су да бар, газ да кергән. Мондый рәхәт тормышны әти-әниләр генә күрә алмады дип уйлап куям кайчагында.
Дөньядан артта калмаска тырышам, район хәлләрен, "Акчарлак" газетасының кайбер мәкаләләрен укып барам.
Илдә тынычлык булсын, яңадан сугыш афәтен күрергә язмасын дип телим.