Бөек Җиңү бәйрәмендә, Кырынды авыл җирлегенә керүче кечкенә генә Хор.Ключ авылында 9 Майга багышланган митинг узган.
Анда җирлекнең бердәнбер сугыш ветераны Мөнәвәрә апа Яхина да катнашкан. Ул, чыгыш ясап, фронт юлларында җиңү өчен куйган батырлыклары, тыл ветераны Гафият абый Масков җиңүне якынайту өчен авыл халкының да тырышлыгы, ул елларда күргән газаплары турында сөйләгән. Мәгъсумә апа Миңнекәева яшь буынга туганы Гафур Миңнекәевның фронтта – ут эчендә күрсәткән батырлыклары турында җиткергән. Хор. Ключтагы урам да нәкъ менә шул батыр Гафур Миңнекәев исемен йөртә икән.
“Үлемсез полк“ акциясенә кушылган балалар, авыл халкы, бабаларының, әтиләренең фотосурәтләрен тотып, Хәтер тактасы янында узган митингка килгәннәр. Анда “Илһам“ клубына йөрүчеләр әдәби-музыкаль композиция күрсәткәннәр. Сугыш турында җырлар яңгыраган, Кырынды язучысы Габдулла ага Галиевның “Һәйкәл булып кайтты әтием“, Фатих Кәримнең “Партизан хатыны“ шигырьләре укылган. Ижаудан кайткан Ислам Махиянов аккордеонда уйнаган.