Өлкән буынга шактый авырлыклар кичерергә туры килә. Берләре сугыш кырының нәкъ уртасыннан дошман белән күзгә-күз очрашса, икенчеләре ару-талуны белми кырларда һәм завод цехларында җиңүне якынайта.
Фронтның ике ягында да...
Урыссулы Мария Афанасьевна Колесниковага немец оккупациясенең бөтен дәһшәтен татып карарга туры килә. Ул Украинада, дүрт балалы гади эшчеләр гаиләсендә туа. Унике яшьтән эшкә керешә. Сугыш башлангач,ул туганнары белән бергә ачлык һәм ялангачлыкны гына түгел, ә яшәү өчен көрәшүнең бөтен авырлыкларын да тоеп, ярты ел немецлар кулы астында яшәргә туры килә.1948 елда Мария Афанасьевна кияүгә чыга һәм Урыссу бистәсенә күченеп килә. Аларның кызлары туа. Бүгенге көндә Мария Афанасьева өч оныгы, алты оныкчыгы һәм инде оныкчыкларның дүрт сабые белән бәхетле.
Ә Бибинур Әшрам кызы Гафиятуллина безнең якларда – Әбсәләм авылында туа, әмма сугышны ул тылда бил бөгеп уздырса да, аның тормышы да гел балдан гына тормаган. Бибинур ханым күп балалы гади крестьян гаиләсендә туа. Сугыш башланганга күрә ул тиешле белем ала алмый. Фин сугышыннан авыр яраланып кайткан әтисе башы белән колхоз эшенә чума, өйдә күренми дә диярлек. Аның белән бергә эштә балалар да еш югалалар. “Буем кечкенә булганга күрә печән өемнәрен сикереп ыргытырга туры килә иде. Агачларны кул пычкысы белән кисә идек, аның ботакларына эләгеп инде юа-юа юкарып беткән киемнәр ертыла иде, ә кышын аяк һәм куллар туңды”, - дип авыр балачагын искә ала Бибинур ханым.
Сугыштан соң да җиңел булмый. Ачлык тиз генә узмый. Аның әтисе бакчада шалкан утырта торган була, һәм бөтен күршеләр, кечесеннән алып олысына кадәр, ничек тә булса тамак ялгап алыр өчен аларга керә торган була. Шулай бервакыт авылда янгын чыга. Ут аларның йортын да урап узмый. Йорт тирәсендә утыртылган бер имән агачы янгыннан исән кала һәм ул агач, бүген дә, әтинең истәлеген саклап, үсеп утыра.
Бибинур Әшрам кызы гомере буе колхозда эшли – фермада бозаулар карый, кырда – бәрәңге һәм чөгендер үстерүдә бил бөгә. Үз гомерендә ул күп нәрсә кичерә, шул исәптән, югалтулар да була. Аның бик күп якын кешеләре бу дөньяны вакытыннан алда калдырып китәләр. Шулай килеп чыга инде, Бибинур ханым үзен тулысы белән авыру әнисен карауга багышлый, кияүгә чыкмый. Әмма шулай булуга да карамастан, ул ялгыз түгел. Бүгенге көндә ул туганының баласы тәрбиясендә.
Үзләренең туксан яшьләрен тутыручы хөрмәтле тыл хезмәтчәннәрен бу көнне муниципалитетның структур бүлекчә җитәкчеләре һәм ветераннар советы котлады. Район җитәкчелегеннән алып килгән бүләкләр белән, алар юбилярларга Россия Президентының котлау хатын да тапшырдылар.
...һәм фронтның үзендә
Үзенең чираттагы, хәзер инде туксан тугыз яшен, Азнакай районында туып, бүгенге көндә Ютазы авылында гомер кичерүче Камил Моталлап улы Кашапов билгеләп узды. Ул хәрби хезмәткә сугышка кадәр, 1940 елда чакырыла. Сугышның башында Камил Моталлап улы диверсия төркемендә була, аннары һава-ук батальонында хезмәт итә. Камил Моталлап улы калининград, Великий Лук, Таллин, Ржев һәм башка шәһәрләрне фашистлар кулыннан азат итүдә катнаша.Сугыш ветераны “Батырлык өчен” медале һәм Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән. Бу көнне хөрмәтле ветеран, шулай ук, район үзәгеннән котларга дип килгәннәрне үз йортында кабул итте.