- Аллага шөкер, эшләдек тә, эшләдек, бер дә тик тормадык. Бүгенге көндә дә, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип йорештереп торам әле, - дип шаяртты Азалак авылында яшәүче Мәүлидә апа Салихова, үзен 90 яшь тулу уңаеннан тәбрикләргә баргач.
Эштә сайланмый көн күрер, тамак туклыгы итәр өчен яшәгән елларда чыныгу алган буын, күпме михнәт, ачлык - ялангачлык чорын үтсә дә, зарлануны белми яшәгән һәм яши дә. Аның өстенә ятимлек ачысы да үзәккә үткән.
- Әткәй миңа биш яшь чагымда вафат булды, без - дүрт бала әнкәй белән үстек, аның ныклы тәрбиясен алдык. Күп итеп бәрәңге утырта, эшкәртә идәек, шуңа, Аллага шөкер, ач булмадык. 13-14 яшьләр вакытында ук прицепщик булдым, аннан алты ай укып кайтып, таныклык алгач, тракторда эшләдем. Кияүгә чыккач та, ДТ-54тә йөрдем әле, - дип үткәннәрен барлады Мәүлидә апа.
Ул вакытта хезмәт хакы, акча дигәннәрен белмиләр. Көнлек таякка эшлиләр. Авыл егете Габделхайга тормышка чыккач, аерым йорт салырга ниятлиләр алар. Күпләп мал асрыйлар, печән әзерлиләр, чөгендерен утыйлар. Габделхай абый белән 40 елдан артык матур гомер кичерәләр, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гомере буенча хәзерләүләр конторысында хезмәт куйган тормыш иптәше, кызганыч, вафат инде.
Бүгенге көндә Мәүлидә апа авылда үзләре нигез салган йортта берүзе яши. Йорты – курчак өе кебек, төзек, заманча, матур. Күзлексез укый, хәтта энәне дә оста саплый, диләр балалары.
җиде сыйныф тәмамлау белән, колхозга эшкә чыккан Мәүлидә апа 70 яшенә кадәр хезмәт куя. Мәктәптә “чисталык начальнигы” була, хуҗалык эшләре буенча мөдир вазифаларын да бик төгәллек белән башкара.
Мәүлидә апаның 90 яшен балалары зурлап үткәрергән, Коръән ашы әзерләгәннәр. Юбилярны котларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйлметдинова, авылдашлары, якын туганнары килгән иде.
- Аллага шөкер, тормышлар әйбәт. Исән – имин яшәргә язсын, - диде Мәүлидә апа.