Корпункт:
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан саен бу датага багышланган матур эшләрнең саны да арта. Сугышта катнашучыларны, тыл ветераннарын, сугыш балаларын искә алу, алар белән очрашулар белән беррәттән шушы вакыйгаларга багышланган һәйкәлләрне яңарту, яңаларын ачу өстендә актив эш алып барыла. Еллар үтү белән үз төсләрен югалткан һәйкәлләребез үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар гына түгел, хәтта үсеп килүче буын өчен арттырганнарда. Чөнки исемлекләрне яңарту, ветераннарыбыз турында өстәмә мәгълүмат җыю укучылар белән бергә башкарыла. Шундый истәлек саклаучы һәйкәл Карашай – Саклау авылында торгызылды. Ул, һәрбер үткән кешегә, үткәнне онытырга ярамый дип кисәтеп тора төсле.