Корпункт:
Илебезнең барлык төбәкләрендә узган “Үлемсез полк” акциясенә Кукмара халкы да бик теләп кушылды. Әлеге акция кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды. Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бүгенге бәйрәм көнендә шул рәвешле “сафка басты”. Һәр портрет - үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер. Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.