Имәнле Бортасның Ак әбисе Россия Президенты Владимир Путиннан открытка алды
Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган чираттагы котлау хаты Имәнле Бортас авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Гайнуллинага адресланган иде.
Юбилярга Президент бүләген тапшырырга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева килгән иде.
– Сезнең буын вәкилләренең үсмер чоры авыр сугыш елларында сыналды. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен”, дигән лозунг астында ару-талуны белмичә эшләгәнсез. Тылдагы хезмәт батырлыгыгыз зур ихтирамга лаек һәм бәяләп бетергесез, – диде Рәмис Хәялиев аны 90 яше белән котлап. – Сөбханалла, олы яшьтә булуыгызга да карамастан, үз аягыгызда йөрисез, хәтерегез дә яхшы. Киләчәктә дә исән-сау булып, балаларың, оныкларыңның ихтирамын тоеп, озак яшә.
– Мин үзем Апас районының Карамасар авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килгәнмен. Колхозлашу елларын да хәтерлим. Әти-әниебез колхозга кергәч, без дә акрынлап эшкә йөри башладык. Барлык чордашларым кебек, миңа да урак урырга да, көлтә суктырырга да, үгез җигеп икмәк ташырга да, урман кисәргә дә туры килде, –дип хатирәләрен яңартты әбекәй. – Сугыштан соң, Имәнле Бортас авылына килен булып төштем. Тормыш иптәшем сугыш афәтенең авырлыкларын үз җилкәсендә татыган балта остасы Шәйхулла Гайнуллин иде. Өч бала тәрбияләп үстердек. Кызганыч, беренче балабызның гомере бик кыска булды, алты айлык чагында ук үлде. Шәйхулламны да 1961 елда паралич сукты, шуннан урын өстендә калды. Аны ундүрт ел буе карадым, 1976 елда соңгы юлга озаттык. Ходайның рәхмәте, Казан шәһәрендә яшәүче улым Равил дә, Олы Урсакта гомер итүче кызым Мәдинә дә еш кайталар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Авылыбыз фельдшеры Люция Сабирҗановага да олы рәхмәт сүзләремне әйтәсем килә. Ничәмә еллар инде, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, миңа ярдәмгә ашыга.
Олы улы Равил дә сүзгә кушылды:
– Безнең әни хезмәт сөючән кеше. Гомер буе колхозда сарыклар, аннан соң мөгезле эре терлекләр карады. Мактау кәгазьләре, төрле күкрәк билгеләре дә күп, хезмәт ветераны медале дә бар, – диде ул. –Әтиебезне яшь бала карагандай карады, мунчага күтәреп бара, күтәреп кайта иде. Кояшлы көннәрдә, саф һава суласын дип, гел капка төбенә алып чыкты. Ул эштә чакта сеңлем белән барлык өй эшләрен эшләп куя идек. Әни хәзер дә өйне чиста тота, пөхтәлек аның канына сеңгән, – ди Равиле.
– Әниебез туксан яшькә җитсә дә, аның бер минут та эшсез торганы юк. Ел саен бакчада бәрәңге, теплицада помидорлар үстерә. Кышын ишек алдында кар тотмый, аны урамга түгә, – диде кызы Мәдинә.
Килене Гөлирә дә каенанасының озын гомерле булуының серен гел хәрәкәттә булуында күрә.
Имәнле Бортас авылының ак әбисе төп нигездә үзе генә гомер кичерсә дә, ул ялгыз түгел. Балалары туган нигезгә эзне суытмый.