Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Кадетлар Татар Икшермәсе, Иске Икшермә, Өчнарат авылларында яшәүче сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп, булышып торалар, алар белән даими аралашалар. X , VII сыйныфларында укучы кадетлар тәрбиячеләре белән ветераннарның, сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар, алар белән сөйләшеп сугыш чорындагы хатирәләрен язып алдылар.
Кайсы гына ветеран белән сөйләшсәң дә: “Без күрмәгән калмады инде”, - дип яшь аша елмаялар. Сугыш ветераны Миннегали абый үзенең күргәннәрен күз яшьләре аша сөйләде. Сугыш чоры баласы Гөлсинә апа кадетларга: “Ул елларны искә алсаң, йөрәкләр йомарланып килә. Сезгә аларны күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, күгебез аяз булсын, сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын”, – дип теләкләрен белдерде.
Кадетлар өчен Советлар Союзы Герое Гали Закировның кызы Нурган Улюшева белән очрашу тирән тәэсир калдырды. Ул әтисенең Герой булуы белән горурлануын белдерде. Гали Закировка Герой исеме 1944 елның 10 гыйнварында бирелгән. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтта 8нче һава-десантының укчы полкы гвардиясендә отделение командиры була. Фронттан җиңүгә ышаныч һәм очрашуларга өметләнеп, гаиләсенә хатлар язган. Ни кызганыч, ул көннәрне күрә алмый ул, 1944 елның февраль аенда батырларча һәлак була.
Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә , олы ихтирамга лаек.