Күптән түгел мәктәп укучылары катнашында авылдашларыбызның сугышта катнашкан туганнарын искә алу кичәсе узды. Кичәдә бик күп истәлекләр янгырады, шулар арасында запастагы подполковник Әхмәтов Сәит Зиннур улының бабасы Әхмәтов Минхан Нигматулла улы турында сөйләгәннәреннән:
“Бабай Әхмәтов Минхан Нигматулла улы 1908 елда Татар Майнасы авылында туган (ул вакытта Биләр хәзерге Алексеевск районы). 3 сыйныф белемне үзенең туган авылында ала. 1928 елда Кызыл Армия сафына алына. Сугышка киткәнче күмәк хуҗалыкта шофер булып эшли. Ватан сугышы башлангач үзе йорткән машина белән 1941 елның 23 июнендә Биляр районы военкоматы чакыруы буенча фронтка китә. Хәдичә әби дүрт бала белән кала. 1941 елда бабай Ленинград фронтына эләгә. 115нче аерым автотранспорт батальонында хезмәт итә. Лениград блокадасы вакытында Ладога күлендәге “Тормыш юлы” аша шәһәргә кирәк-ярак ташый. Алгы сызыкка медикаментлар, ашамлык китерә. 1941 нче елның октябрендә каты яраланып госпитальдә дәвалана. 1942 елда 835нче полкта минометчы була. 1943 елның 1 гыйнварендә контузия ала. 1943-1944 елларда Украина шәһәрләрен , 1944-1945 елларда Польша, Чехославакия шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. 1945 елны Олошоун шәһәрен азат итеп Җиңүне каршы ала. 1945 елның октябрь аенда туган якларына кайта. Кайткач күмәк хуҗалыкта шофер, склад мөдире, механик булып эшли. Хәдичә әби белән тагын бер кыз, бер малай алып кайталар. Авылда бабай абруйлы кеше иде. Совет чорында тыелган булса да бабай авыл мулласы булды, авыл кешеләренә акыллы киңәшләрен биреп матур тормыш итте.”