Агымдагы елның октябреннән Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан гид-экскурсоводлар әзерләү максатыннан түгәрәк эшли. Аның кысаларында гимназиянең 6-7нче класс укучылары “Зәй буйлап җәяү” проекты буенча шәһәрнең үзәк өлешендәге истәлекле урыннарны өйрәнә.
Яшь экскурсоводлар 9 декабрь - Ватан каһарманнары көне уңаеннан гимназиянең 3 класс укучылар өчен Җиңү бульвары буйлап “Каһарманнар беркайчан үлми, каһарманнар безнең хәтердә яши” дип исемләнгән җәяүле сәяхәт оештырдылар. Биредә Советлар Союзы Каһарманнары Ленин, Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз орденнарына ия Григорий Ларионов, Ленин, Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз, Александр Невский, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнарына ия Николай Майков, I һәм II дәрәҗә Дан орденнары кавалеры Алексей Васильев турында мәгълүмат алдылар. Малай-кызлар биредәге Азатлык китерүче солдат һәйкәле солдаты прототибы, яшүсмерләнең сугыш елларында тырыш хезмәте турында да белделәр. Шул рәвешле, укучылар Ватаныбыз каһарманлыгы, Россия батырлары турында, шул исәптән “Энергетик” Мәдәният сарае төзелү, “Чернушка” кушаматлы космонавт эткә һәйкәле куелу тарихы буенча да кызыклы мәгълүмат алдылар.
Светлана Долгова, туган як туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.