Кайбычның хезмәт герое – әле шушы көннәрдә генә 90 яшен тутырган Мария Турунтаева гомер көзен Яшел Үзән шәһәрендә үткәрә. Туган авылы Багайдан китеп, шәһәр кешесенә әйләнүенә дистә еллар вакыт узса да, якташлары аны онытмый, өенә килеп котладылар. Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Геройлары” җәмәгать оешмасы рәисе Ильдус Мостюков та котлау телеграммалары юллаган аңа.
Яшел Үзәнгә Социалистик Хезмәт Героен котларга районның баш аграрие Фиргать Басыйров белән берлектә бардык без. Кайбычтан икәнлегебезне белгәч, бик шатланды Мария Сергеевна. Пенсиягә чыгуына, Багайдан китүенә дә әллә ничә еллар узса да, әнә ничек онытмыйлар аны.
– Безгә сезнең хезмәт батырлыгыгыз яхшы таныш. Кайбыч төбәгенең данын еракларга таратуыгыз, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барлык кайбычлылар исеменнән сезгә чиксез рәхмәт сүзләремне җиткеререгә килдем, – диде Фиргать Басыйров аңа бүләк тапшырганда. –Сезнең чорда терлекчелектә барлык эшләр тулысынча кул көче белән башкарылган. Шуңа карамастан, һәр сыердан 4000-4200әр килограмм сөт сава алгансыз. Совет хөкүмәте тырыш хезмәтегезне Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм Алтын йолдыз медале белән бәяләгән. Хезмәт батырлыгыгыз белән барыбыз да горурлана.Хәзер фермаларда эш шартлары күпкә җиңел, алдынгы технологияләр кулланыла, кул хезмәте күпкә кимеде. Бездә дә сезнең кебек хезмәт сөючән, Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек булган савымчы-терлекчеләр күп. Алар да үз хезмәтләренең герое!
Мария Сергеевнаның хәтере яхшы, безгә тормыш юлы, эшләгән еллары, ничек Герой исеменә лаек булуы турында озак итеп сөйләде ул. Авылда гади гаиләдә үскән Мария авыр эшкә яшьтән күнегеп үсә. Бишенче классны тәмамлауга, 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Бер елдан соң, илебез өстенә кара кайгы килә, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк Мариянең әтисен фронтка алалар. Күпмедер вакыт үткәч, аның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килә, алты баласы ятим кала. Балалар арасыннан иң өлкәне булганга, эне-сеңелләрен карау күбрәк Мария җилкәсенә төшә. Әнисенә ничек тә ярдәм итү максатында ул 1942 елның язында фермага эшкә килә. Шул ук елның кышында күпчелек яшьтәшләре кебек аны да урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш елларында аңа җир сөрергә дә, урак урырга да, ташчы булып та эшләргә туры килә. Илгә Җиңү язы килгәч, фермада савымчы булып эшләвен дәвам итә. Сугыш барышында нык таушалган колхозларның хәле бик авыр, шуңа да колхозчыларга аны торгызу өчен бик күп эшләргә туры килә. Барлык эш план нигезендә алып барылганлыктан, нәтиҗәләр озак көттерми. Татарстанда алдынгы фермалар, савымчылар башкаларга үрнәк итеп куела.
– Яшьлек белән без эшнең никадәр авыр булуын тоймаганбыз да. Фермада эш бик авыр иде, чөнки чыннан да бөтен эшләр кул көче белән башкарылды. Азыкны урамнан ташып ашату, малларның асларын чистарту, тиресне тышка чыгару, савылган сөтне бидоннар белән күтәреп ташу – көненә ике-өч тапкыр башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә әле. Кул белән сыер саву да җиңел эш түгел. Буйга кечкенә булсам да, башкалардан калышмас өчен, йөгерә-йөгерә эшли идем. Ул вакытта эшләгән кешенең хезмәтен күреп, бәяли беләләр иде, – дип искә ала Мария Сергеевна яшьлек елларын.
1968 елда Мария Турунтаева үз группасындагы егерме сыерның һәркайсыннан дүртәр мең килограмм сөт савуга ирешә. Соңрак аның еллык савым күрсәткече 4200 килограммга җитә. Турунтаеваның күрсәткечләре республикада да билгеле була. Төп хезмәтеннән кала, ул район тормышында да актив катнаша. Апас районы терлекчеләре арасында игълан ителгән ярышларның инициаторы була. Татарстан терлекчеләре арасындагы ярышта җиңү яулаган Мария Турунтаева Республиканың Мактау китабына кертелә һәм Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Ә 1971 елда ул “Ленин ордены”, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була һәм аңа урак белән чүкеч төшерелгән алтын йолдыз да тапшыралар. Үз-үзен аямыйча эшләгән савымчы, сәламәтлеге какшау сәбәпле, лаеклы ялга чыга. Шуннан соң тормыш иптәше белән Яшел Үзән шәһәренә бердәнбер кызлары Валентина янына күчеп китәләр.
– Безнең әни бер вакытта да эшсез тормады.Үз йортлары белән яшәгәнлектән, бакчаларында ни генә үстермиләр иде. Безне дә, оныклары Валерий гаиләсен дә яшелчәләр белән тәэмин итеп тордылар. Ул әле хәзер дә бакчада кайнаша, теплицада яшелчәләр үстерә. Аның бакчасында бер чүп үләне дә табып булмый. Озын гомерле булуының сере дә гел хәрәкәттә булуындадыр, – ди кызы Валентина.
2008 елда Мария Сергеевна зур кайгы кичергән, 62 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Анатолий вафат булган.
– Бабайны югалтуны әбиебез бик авыр кичерде. Һәрвакыт хәрәкәтчән әбиебез картаебрак китте, сәламәтлеге дә сиздерә башлады.Кайгысыннан бераз гына булса да онытылып торырга да эш белән мәшгуль булуы ярдәм итте аңа. Бер көн дә тик утырганы юк, үзенә нинди дә булса да эш таба, – дип сүзгә кушылды оныгы, отставкадагы автомобиль гаскәрләре майоры Валерий.