Җиде буын бабаларын белеп, бөтен нәсел-ыруны барлап, бердәм булып матур яшәүнең гүзәл үрнәген күрдек без Көчек авылында Фәридә әби Хәсәнованың 90 яшьлек юбилей көнендә.
Көчек авылында дөньяга килгән Фәридәнең әтисе Сәетмөхәммәт мулла, әнисе Җәмилә остабикә була. Алабуга культура-агарту техникумының китапханәчеләр бүлеген тәмамлагач дипломлы кызны Кукмарага эшкә билгелиләр. Беренче хезмәт чыныгуы алган Фәридәне язмыш җилләре Ташкентка алып китә. Шунда Башкортостанда туып-үскән татар егете Газизгә кияүгә чыга. Алар 45 ел тату гомер кичерәләр. Балалар бакчасында завхоз булып эшләп лаеклы ялга чыга Фәридә апа. Туган яклары белән бәйләнешне өзми: үзе дә кунакка еш кайта, туганнары да ике арадагы сукмакка тузан төшерми.
Җәмәгате вафатыннан соң ярты гасыр гомер кичергән Ташкенттан туган якларга бөтенләйгә кайта Фәридә әбекәй. Апасы Рәйсәнең дүрт баласы да туган авылларында гомер кичерәләр. Шуларның берсе – Фәнилә гаиләсе аны үз канаты астына ала. Күршедә ялгыз яшәүче Сабит ага бергә тормыш көтәргә тәкъдим иткәч, аның белән унике ел матур гына гомер кичерәләр. Ул фани дөньяны калдырып киткәч, янә Фәнилә–Радик Әхмәтовлар үзләренә чакыралар. Менә җиде ел ул әлеге гаилә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Авылдагы башка туганнарына да кунакка йөри.
Безнең нәселдә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итүчеләр юк иде әле, – дип котларга иң элек туганнары Фәнил–Рәмзилә Садыйковлар, аннан Зөлфия–Нәзир Гыйниятовлар килеп җитте юбилее көнне. Бераздан вафат булган бертуганнары Зөфәрнең кызы Аида Шәймәрдәнова да аларга кушылды.
Фәридә әбекәйгә аны белмәгән кешеләр 70 яшьтән артыкны бирми. Миңа кунакка килгәч кайтуыма аш пешереп куя. Ишегалларын, капка төпләрен дә көри. Ә савыт-саба юу – аның иң яраткан шөгыле, – дип сөйләде ул.
Гомер көзеңдә күпләрнең хөрмәтен тоеп, кадерлесе булып яшәүдән дә зур бәхет юктыр өлкән кеше өчен. Фәридә әбине котларга бик күп туганнары җыелды. Җәмәгате Газизнең энесе Сәйфулла Нефтекамскидан ук килгән әнә. Аларның барчасына, район башлыгы Валерий Макаровның һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын һәм бүләкләрен китергән район башлыгы урынбасары – район Советындагы “Бердәм Россия” фиркасы җитәкчесе Ришат Нурисламовка, Көчек авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфирә Төхвәтуллинага чын күңелдән рәхмәт укыды хезмәт һәм тыл ветераны.
Фәридә әбинең дөнья, республика, район яңалыкларыннан да хәбәрдар булуы сокланырлык. Ул әле дә күзлек тә кимичә Әхмәтовлар йортына килүче “Ватаным Татарстан”, “Әгерҗе хәбәрлеге”, “Акчарлак”, “Яңарыш” кебек газеталарны, аның соравы буенча китапханәдән якыннары алып кайткан китаплар, журналларны күпләп укый. Аның газетада дөнья күргән материалларны укыр алдыннан Татарстан, Удмуртия, Башкортостан республикалары карталарыннан кайсы торак пункттан язылганын эзләп табуы турында да сөйләделәр. Менә шундый ул замана әбисе. Күз тимәсен үзенә!
Асия Корбангалиева