Корпункт:
Кышлау авылында яшәүче Мәрьям әби Зариповага да 90 яшь тулды.
Илгә килгән авыр елларны Мәрьям әби дә үз җилкәсендә кичерә. Яшь, кыен булса да,сынатмый.
-Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде.Кечкенә булсам да бөтен авыр эшне эшләдем. Ачлыктан бөтен гәүдәм дер-дер килә торган иде. Бер сынык ипи булсачы, дип утырып елаган чакларым күп булды. Шулай булса да, бер эштән дә калмадым, урагын да урдык, урман да кистек, дуңгыз көтүе дә көттем, ат белән басуга тирес тә чыгардым, - дип искә ала ул елларны.
Кышлау егетенә кияүгә чыгып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.