Корпункт:
Күкшемдә яшәүче нурлы йөзле, саф күңелле Илсөяр әби Бикмучева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Тутай авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәсе исеменнән дә котлаулар булды.
Илсөяр әби - Герой Ана. Ул 10 бала тәрбияләп үстергән. Озак еллар авыл хуҗалыгы берләшмәсендә хезмәт иткән. Бүген бик бәхетле гомер кичерә.