Мөхәммәтнур Хәйбин турында истәлекләр.

26 October, 2018 - 13:50

Корпункт: 

Мөхәммәтнур Хәлил улы Хәйбин Яңа Чуриле районы Гөберчәк авылында 11 нче бала булып дөньяга килә. Сеҗе авылында 7 класс белем алгач, Казанбаш авылындагы МТСта трактористлыкка укып, шунда эшли башлый. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлангач, Мөхәммәтнурга бронь биреп, колхоз кырларында эшләргә алып калалар. 1942 нче елның 12 нче августенда Курса авылы басуында җир эшкәртә. Шул көнне аңа сугышка повестка килә. Повестканы кичкә кадәр бирми торалар, чөнки эшкәртәсе җирен бетерсен инде дип уйлыйлар. Кич эштән кайткач, Мөхәммәтнурга бу хәбәрне җиткерәләр. Иртән ул Арчага военкоматка китә. Шуннан Казанга озаталар, ә инде Казан татвоенкоматыннан бер төркем солдатларны Горький шәһәренә танкист командирлары сержантлар әзерли торган курсларга укырга җибәрәләр. Аннан аларны Чиләбе шәһәрендә авыр артеллериядә эшләргә өйрәтәләр. Соңыннан фронтка озаталар. 1943 нче елда Полтава өлкәсендәге Калач шәһәре янында оборона саклыйлар. Шуннан Сталинград шәһәрен саклауда катнаша. Шул вакытта каты яраланып, госпитальдә ята. Аның балтыр сөягенә снаряд кыйпылчыгы эләгә, ул балчык астында күмелеп кала, иптәшләре табып алып, госпитальгә озата. Ул аңсыз килеш ята. Снаряд кыйпылчыгы бәреп еккач, күк белән җирнең тоташканын күрә Мөхәммәтнур. “Сугыштан исән-сау кайтсам, өйдәге сыерны суеп, авыл халкын итле аш белән сыйлар идем”, - дип нәзер әйтеп куя. Бу турыда М.Мәһдиев үзенең “Исәнме, Кәшфи абый” повестенда яза. Чөнки Мөхәммәтнур ул әсәрдәге Кәшфи героеның прототибы.

1944 нче елның февраль аенда ике култык таягына таянып, 2 нче группа инвалид булып, өенә кайта. Кайткач, нәзере турында әнисенә әйтә, һәм алар сыерларын суеп, аш үткәрәләр. Сугыштан ул бик күп орден-медальләр белән кайта. Башында, кулларында осколкалар йөртә, чөнки врачлар аларга тияргә кушмыйлар. Яраланган ботыннан алынган пуляны аңа истәлек итеп сакларга бирәләр. Ул аны сугыш ядкаре итеп саклый.

Мөхәммәтнур ике култык таягы белән йөрсә дә, үз эшенә кире кайта, тракторында эшли башлый. Бригадир булып та эшли ул. Биектау районындагы Усад авылында укып кайтып, колхозда механик булып озак еллар эшли. Аның 53 ел эш стажы бар. Ул “Атказанган колхозчы” исеменә дә лаек була. Пенсиягә чыккач та, ул сигез ел колхозда эшләвен дәвам итә. Аның истәлекләре бик күп.  Сталинград янында барган сугыш вакытындагы мәшхәрләрне ул болай искә алды: “Бер балык башы тапсак, шуны әллә ничә кеше суыра идек. Чыкмаган җаныбыз гына калды. Бер төндә ашханә янында бәрәңге кабыклары җыйганда мине сакчы күреп алды һәм землянкага алып төште. Өстәл артында утырган полковник, котелоктагы бәрәңге кабыгын ташлатып, аш салды. 1 ипи бирде. Кызганды ахрысы. Иптәшләрем белән бүлешкәч, прәннек кадәр генә ипи кыйпылчыгы тиде. Шул да йөрәккә ял булды.” Шундый хатирәләр дөньясында яшәде ветеран. Сугыш ветераны белән укучылар да, авыл халкы да гел очрашып, истәлекләре белән бүлешеп торды. Алар безнең өчен горурлык, киләчәк буынга үрнәк булган кешеләр.

Мөхәммәтнур абый бик оста тегүче иде, чөнки аның әтисе Хәлил абый тегүче булган. Чөмә-Елга авылы кызы Тәскирә белән 1947 нче елда тормыш корып, 7 бала тәрбияләп үстерделәр. 60 ел алар иңне-иңгә куеп яшәделәр. 2006 нчы елның январь аенда Мөхәммәтнур Хәйбин вафат булды.

Истәлекне М.Мәһдиев музее җитәкчесе Х.Габидуллина язып алды.

No votes yet