Фәрхетдинов Сәләх Фәрхетдин улы 1903 елда Әсәй авылында туа. 1942 елда хәбәрсез югала. 2015 елның маенда “Щит” эзләнү отряды (Алексин шәһәре, командир Сергей Зимин) солдатның мәетен һәм медальонын табалар. Хәрби хәрәкәтләрнең шаһиты Сергей Асташов сөйләгәннәрдән: “Фашист окопларына кадәр 8 метр булганын махсус үлчәдек. Сәләх Фәрхетдинович обоймадан ата, икенчесендә 5 пуля җибәрә һәм егыла. Эзләнүчеләр солдатның күкрәк читлегеннән 2 кыйпылчык алалар, Әлеге хәл 1942 елның 25 июлендә Калуга өлкәсе Ульяновский районының Железница авылы янындагы хәрби хәрәкәтләрдә була”. 2017 елның 3 маенда кызылармияченең оныклары Фаздалова Гөлшат Мисбахетдин кызы һәм Идрисова Гөлнур Мисбахетдин кызы үзләренең бабалары Фәрхетдинов Сәләх Фәрхетдин улының мәетен Ульян өлкәсе Заречье авылы янында 513 нче санлы хәрби җирләү урынында күмәләр.
Хәрбинең гәүдәсе янында каска, гильза, кружка, сапер көрәге, шинель сәдәфе, суның составын куркынычсызландыру пробиркасы, башка калдыклар табыла.