Корпункт:
Нарат авылының “аяклы энциклопедиясе“, активисты Әрибә апа Айтуганова туксан яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
Аның бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, күп еллар район китапханәләр системасын җитәкләгән, хәзерге вакытта район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләүче Резидә Закирова, район үзәк китапханәсе директоры Эльмира Капилова, Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов котладылар.