Корпункт:
Олы Нырты авылында яшәүче Шәйхелислам Шәмсетдин улы Шәймәрдановка 90 яшь тулды. Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды. Шулай ук юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев һәм "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов котлады.