19 февраль көнне С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышының 74 еллыгы уңаеннан легендар , бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Онытылмас исем” дип аталган музыкаль кичә булып узды.
Белгәнебезчә, быел Муса Җәлилнең Әлки районы Чуаш Кичүе авылындагы “Чирмешән-202”(“Энергетик”) совхозына журналист-хәбәрче булып килүенә 85 ел була.Музыкаль кичәбезнең төп максаты - танылган шәхесләребезнең батырлыгы мисалында туган якка ,туган илгә, туган халкыбызга һәм ана телебезгә мәхаббәт,горурлык хисе тәрбияләү.
Чуаш Кичүе мәктәп укучылары Иске Чаллы мәктәбе укучыларына тирән мәгънәле,бай эчтәлекле , киң кырлы иҗади композиция күрсәттеләр.Чуаш Кичүе мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Хөсәинова Радия Хәертдин кызы укучыларны Муса Җәлилнең гыйбрәтле һәм данлыклы тормыш юлы белән йөрәкләргә үтеп керерлек итеп таныштырды. 8 сыйныф укучысы Зәйдуллина Әдиләнең “Вәхшәт” шигырен тыңлаганда ирексездән күзләр яшьләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исхакова Рәмилә Минзакир кызы башкаруында “Ак каен” җыры , укучылар тарафыннан театрлаштырылып яңгыраган Җәлил шигырьләре кичәне баетып тордылар. Музей хезмәткәрләре Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган документаль фильм һәм викторина үткәрделәр.