РСФСРның атказанган укытучысы, халык агарту отличнигы Валентина Ивановна Веревкинаның 90 яшьлек юбилеен билгеләү шәһәр җәмәгатьчелеге өчен бәйрәм булды, - "Менделеев яңалыклары" газетасы хәбәр итә.
Киң эрудицияле, югары әхлакый һәм игелеклелек сыйфатларына ия буларак, ул үзен мәгариф өлкәсендә генә түгел, актив җәмәгать эшлеклесе, музей эшен оештыручы буларак та яхшы танытты. Юбиляр адресына җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре күп санлы чыгарылышларыннан, аларның ата-аналарыннан, хезмәттәшләреннән, дусларыннан, якташларыннан яңгырады. Котлау миссиясе белән Валентина Ивановнада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Сәфәргалин, мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһиров, укытучыларның профсоюз лидеры Надежда Абрамова, беренче мәктәп директоры Александр Степанов, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Людмила Ярославцева булдылар. Ветеранга Россия Президенты һәм район башлыгыннан исемле открыткалар, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырып, алар Валентина Ивановнаның балаларда иң яхшы сыйфатлар тәрбияләүдәге бәһасыз хезмәтен бәяләделәр. Алар: хезмәт сөючәнлек, Ватанга һәм туган җиргә, аның тарихына мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, игелелелек һәм кешелеклелек.
Р.Абрамова фотосы
Озын гомерлеләр
Корпункт: