Әтнә районы Күәм мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең район семинары үтте. Семинарның темасы: "Хәзерге заман мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле формалары". Семинарда бу темага багышланган бик зур күргәзмә оештырылды. 1 нче сыйныф җитәкчесе Борханова Р.Н. "Җиңү юллары буйлап...", 8 нче сыйныф җитәкчесе Хәбибуллина А.М. "Илем тарихында - авылым тарихы" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек күрсәттеләр. 9,10-11 нче сыйныф җитәкчесе Хәкимҗанов Ф.Х., Гайнетдинова А.Р. "Татарстан белгече" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды. Чаралар бик зур хәзерлек белән, тиешле дәрәҗәдә булды. Соңыннан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Сөнгатова Г.З. мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбия бирүдәге роле турында чыгыш ясады, 3 нче сыйныф җитәкчесе Сафина Р.Р." Балалар белән эшләүдә психогеометрия" дигән темага мастер-класс бирде. Семинар бик җанлы, эчтәлекле һәм файдалы үтте.