Балачак. Каникуллар җитүгә яки берәр бәйрәм булды исә, дәү әти белән дәү әни янына Күлле Киме авылына кайтабыз. Ә биредә һичшиксез концерт-тамаша булачак. Һәм без клубка чыгабыз.
Шулай итеп, Ары авылының данлыклы Гарәфетдин абый Әхмәтҗановын балачактан ук беләм. Аның көчле, моңлы тавышын исем китеп тыңлый идем. Очып-очып биюләрен карап, җитезлегенә сокланып: “ Нигә бу Гарәфи абый, җырчы булырга укырга бармады икән? Һичшиксез укырга алган булырлар иде үзен”, - дигән сораулар аны тыңлаган саен күңелгә килә иде. Инде менә ничә еллар узгач, әлеге борчыган сорауга Гарәфетдин абый җавабын да бирде:
-Композитор Җәүдәт Фәйзи филармониягә укырга үзе чакырды. Килегез, урнаштырам, диде. Кайткач, әти-әни белән киңәшләштем. Әти шул вакытта: “ Улым инде армиягә китәр вакытың да җитте. Укырга да керә алмасаң, диде.
Армиядә өч елдан артык йөреп кайттым. Озак та тормый әти үлеп китте. Әни: “Мин нишлим инде берүзем”, - диде. Без 9ау идек. Шулай итеп, мин авыл кешесе булып калдым. Үкенмим. Ул елларда бик күп эшләргә туры килде. Өйгә кайтып кереп тә булмады.
Гарәфетдин абый гомерен туган авылына, районыбыз халкына хезмәт итүгә багышлый. Агитбригадалар белән йори, райондагы барлык смотр концертларында катнаша. Аның катнашындагы биюләрне урта буын яхшы хәтерли. Заманында Мәскәү сәхнәлерен яулаган, Сталин торып кул чапкан районыбызның моңлы сандугачы да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны олуг юбилее белән котларга районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов та килде. Юбилярны котлап, ул изге теләкләрен җиткерде. Ә Гарәфетдин абый үз чиратында аңа:
- Өстегезгә бик югары йөк алып, Әтнәбезне югары баскычларга менгердегез. Сынатмый югары үрләрне яулыйсыз. Рәхмәт. Ходай Тәгалә гомерегезне биреп, гел күк кебек яшьнәгез, - диде.
Ходай Тәгалә гомерне биреп, Гарәфетдин абый белән алга таба да күрешүләр насыйп булсын.