Корпункт:
Бүген Сарман авылында яшәүче сугыш ветераннарыДәүләтова Камал Дәүләткызына, Вәгыйзов Хан Вәгыйзь улына, Абдуллин Габделхак Абдулла улына һәм Хәмитов Гыйльмемөхәммәт Зыятдин улына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан булган бүләкләре, урын-җир комплектлары һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Ветераннар янында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин булдылар, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.