Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Хәтимә әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады.
Хәтимә әби Шәмәк авылының фидакарь хезмәте белән дан казанган, киң күңелле хөрмәтле кешесе. Бүген дә ул авылдашларына үрнәк, газиз кызларына олы терәк булып гомер кичерә. Хәтимә әби гомере буе тормышны яратып, хезмәтне үз итеп яши. Озак еллар колхозда эшли. Пенсиягә чыккач та 10 елга якын тегермәндә, ындыр табагында хезмәт итә. Тормыш иптәше Габделхәй абый белән ерак Алтай якларында чирәм җирләрен эшкәртү эшендә дә катнаша. Дүрт кызга гомер бүләк итеп, аларны тату гаилә кочагында эш сөючән, тырыш итеп тәрбиялиләр. Бүгенге көндә Хәтимә әби үз нигезендә матур картлык кичерә. Ишегалды тутырып тавыклар үстерә. Тәмле аш-су әзерләп, балаларын каршы алып, озатып кала. Бер генә дә игътибарыннан читкә җибәрми ул. Һәр көнне газизләренең хәлен белешеп, аларга сәламәтлек, бәхет теләп, изге догаларын кыла. Кызлары да әниләре өчен җан атып, өзелеп торалар. – Һәркемгә дә гомер буе әниле булып яшәргә язсын!,- диләр алар.