Корпункт:
Кешелек дөньясы һәрвакы сугышлардан җафа чиккән. Дөнья яралганнан бирле нидер бүлешкәннәр. Ә сугыш чорында иң интеккән кешеләр – ул балалар. Бөек Ватан сугышы чоры балалары. Мылтык тотып атакага күтәрелмәсәләр дә, үлем белән йөзгә –йөз очрашмасалар да сугыш аларга да кагылды, хыялларын ватып җимерде. Сугыш чоры балалары көчләре җитмәстәй авыр хезмәттә интектеләр, ятимлек ачысын татыдылар, ачлык белән очраштылар. Сарман музее хезмәткәрләре халыкның шушы категориясе белән еш очраша. “Шәфкать” социаль тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәребезнең күбесе нәкъ менә сугыш чоры балалары. Алар өчен Бөек Ватан сугышы залы буенча экскурсияләр үткәрелә, өлкәннәребез үз чиратында авыр елларның күп төрле хатирәләре белән уртаклашалар.