"Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән "Тарихи хәтер" дип аталган партия проекты кысаларында Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Әхмәт авылында яшәүче тыл ветераны Хәсән Шәймәрданов янында булып кайтты. Әлеге проектның максаты - Бөек Ватан сугышы тарихын саклау, яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
Якташыбыз Хәсән Шәймәрданов1927 елда Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә туган. Әтисе вафат булганда Хәсәнгә нибары дүрт яшь була. Шулай итеп, тол калган әнисе ике баласын күтәреп туган авылы Әхмәткә кайта. Әтисез үскән Хәсәнгә яшьли тормыш арбасын тартырга туры килә. Ул 13 яшеннән «Якты Йолдыз» колхозы әгъзасы була. Яшәү дәверендә аңа күп авырлыклар, кыенлыклар күрергә туры килә. Ач-ялангач егет көненә гектар ярым җирне сукалый. Басуда аларга бер мәртәбә генә сыек шурпа бирелә. Өйгә кайтып ашар иде, чабата туза. Тора бара ул басуга эшкә йөри алмый башлый. Икенче көнне үк аны колхоз рәисе Бакаев үз янына сөйләшергә чакыра. Рәис белән сөйләшү җиңел булмый аңа. Хәсән ага ул мизгелне яшьле күзләрен сөртеп искә алды. Төрмәгә утыртсагыз, ичмаса анда ашар идек, ди ул. Шулай итеп, җир сукалаучы Хәсәнгә көненә 300 грамм ипи бирелә башлый. Моның белән егет ачтан исән кала.
Хәсәннең балачагы һәм яшүсмер еллары җиңел булмый. Тора-бара тормыш яхшыра бара. 1957 елда ул колхозда ветеринария, санитария табибы була. (Якташның хезмәт кенәгәсендә 56 ел хезмәт стажы бар). Хәсән Мөшәрәфҗамал атлы кыз белән гаилә кора, гаиләдә җиде бала туа. Аларның икесе белән аралашу да әлеге гаиләдә үскән калганнарының да кунакчыл, мәрхәмәтле, киң күңелле булуларын күрсәтә. 91 яшьлек Хәсән абый да безгә дәртле, моңлы җырларын башкарды. Ветеран иң зур уңышы дип Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан оештырылган үзешчәннәрнең Бөтенсоюз смотры лауреаты исемен алуны саный. Ветеранның «Сихри бизәкләр» дип исемләнгән китабы да дөнья күрде.
Гаиләдә яраткан әти, бабай ул. Дүрт баласы педагогик белемгә ия. Рафисы педагогия фәннәре докторы, Сургут дәүләт педагогика университеты баш фәнни хезмәткәре.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре.