Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә әби Латыйпова 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны олуг гомер бәйрәме белән “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Балачагыннан бик күп авырлыклар күргән, әтисез үскән, сугыш чорында колхозда бил бөккән, аннан соңгы хезмәт юлын Әгерҗедәге НГЧ тимер юл оешмасында дәвам иткән Рәйсә әби гомер буе зарлануны белмәгән, сабыр, тыныч, булганына шөкер итеп яшәгән. Ире Рифкть 45 яшендә авырып вафат булгач та балалары Рамил белән Рамиләне берьялгызы үстереп олы тормыш юлына аяк бастырган. Ә балалар әниләренә бик рәхмәтле. 30 елга якын инде улы Рамил белән килене Резидә янәшәсендә гомер кичерә Рәйсә әби.
Балаларыбыз Ләйсән, Раушанны үстергәндә безнең уң кулыбыз булды әнкәй. Хәзер дә өебезнең тере йозагы ул, – ди килене Резидә.
Әби белән үскәнгәдер, без олыны олы, кечене кече итәргә өйрәндек. Әбигә карап сабыр да, тыйнак та булдык. Татарчаны яхшы белүебез дә – әбинең дәресләре, – ди оныгы Ләйсән.
Бәйрәме көнне түр башында елмаеп утырган Рәйсә әбине әле балалары, әле оныклары, әле туганнары килеп кочаклап алып, аркасыннан сөйделәр. Бик бәхетле юбиляр дип аңа соклануларын белдерделәр.
Кунакларны Рәйсә әби үзенең бүлмәсенә дә дәште. Ә анда үз куллары бәйләгән паласларны күрсәтеп шаккатырды. Оекбаш-бияләйләр, башмаклары да күпме аның!
Көнне ничек уздырырга белми аптыраганда кулыма энә-җеп алам. Һәр иртәне дога, яхшы сүз укудан башлыйм. Район газетасының килгәнен генә көтеп торам. Газета-журналларны әле дә күзлексез укыйм, – диде ул.
Әнкәебезнең нәселендә 102 яшькә җиткән кешеләр бар. Без дә кадерлебезнең озак еллар өебезнең нуры, кояшы булып торуын телибез, – диде Рамил абый.
Аның бу сүзләре Ходайның амин дигән чагына туры килсен.